+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Яңалыклар
25 ноябрь 2025, 07:27

Укучылар киләчәк фәне белән вузара кампуста танышты

200дән артык югары сыйныф укучысы Башкортстан Республикасының әйдәп баручы югары уку йортлары галимнәренең фәнни ачышлар һәм казанышлар дөньясына мавыктыргыч сәяхәтендә катнашты.

Укучылар киләчәк фәне белән вузара кампуста таныштыУкучылар киләчәк фәне белән вузара кампуста танышты
Укучылар киләчәк фәне белән вузара кампуста танышты

Фән ае кысаларында Уфаның вузара студентлар кампусында Евразия фәнни-белем бирү үзәгенең (НОЦ) терәк мәктәбе – 21нче лицей укучылары булды.

- Заманча техника белән җиһазландырылган белем бирү киңлекләрен булдыру - «Яшьләр һәм балалар» гомукмдәүләт проектының төп өстенлекләренең берсе. Вузара студентлар кампусы кебек проектлар мәктәп укучыларына фән дөньясына юл ачып кына калмыйча, киләчәк икътисады өчен кадрлар резервы булдырып, югары белем бирүнең төбәк системасын үстерүгә этәргеч тә булып тора, – дип ассызыклады Башкортстан Республикасы мәгариф министры урынбасары Наталья Никитина.

Чара программасы Евразия НОЦ директоры Наталья Латыпова белән очрашудан башланды. Ул балаларга үгет-нәсыйхәт сүзләре белән мөрәҗәгать итте, төбәкне үстерүдә фәннең төп роле һәм Башкортстанда яшь тикшеренүчеләр алдында ачыла торган мөмкинлекләр турында сөйләде.

Экскурсия барышында укучылар инновацияләрнең кайда һәм ничек барлыкка килүен шәхсән күрә алдылар. Алар Уфа фән һәм технологияләр университетының, Уфа нефть техник университетының һәм Башкорт дәүләт медицина университетының югары технологияле лабораторияләрендә булдылар. Балаларда «Киберателье» акыллы киемнәр лабораториясе, Кытай Теле Үзәге, «Берлога» киберфизик технологияләр остаханәсе һәм «Аврора»талантлар үсеше үзәге аеруча кызыксыну уятты. Моннан тыш, катнашучыларга берничә елдан соң вузара кампусның нинди булачагын күрсәттеләр һәм Евразия НОЦы вузларының булачак студентларын көткән перспективалар турында сөйләделәр.

Фото: pravitelstvorb.ru

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас