+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Яңалыклар
26 ноябрь 2025, 14:09

Географик диктантта катнаш!

Республикада ул 900 мәйданчыкта узачак.

Географик диктантта катнаш!Географик диктантта катнаш!
Географик диктантта катнаш!

30 ноябрьдә 11нче тапкыр "Географик диктант" язу оештырылачак. Бу диктант - Урыс география җәмгыятенең ел саен үткәрелүче Халыкара мәгърифәтчелек акциясе, ул 2015 елдан Урыс география җәмгыятенең Попечительләр советы рәисе, Русия Президенты Владимир Путин башлангычы белән үткәрелә. Акциянең төп максаты - географик белемнәрне популярлаштыру, шулай ук фән һәм милли мирас белән кызыксынуны арттыру.

Диктант тематикасы быел 2025 елның төп вакыйгаларын һәм юбилейларын чагылдыра: Урыс география җәмгыятенең 180 еллыгы, Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы, Төньяк диңгез юлын үзләштерүнең 500 еллыгы, шулай ук Русиянең БРИКС илләре белән тарихи-мәдәни һәм географик багланышларына багышлана.

Быел биремнәрнең күп өлеше «Географик диктант өчен үз соравыңны яз» конкурсы сорауларына нигезләнеп эшләнгән. Диктант биремнәрендә, шулай ук, Русиянең әйдәп баручы компанияләре һәм Урыс география җәмгыятенең чит ил партнерлары материаллары кулланыла.

"Традиция буенча, төп мәйданчыкларның берсе М. Акмулла исемендәге Башкортстан дәүләт педагогия университеты булачак. Монда диктантны РГОның Башкортстан бүлеге активистлары, югары уку йорты студентлары һәм укытучылары язачак. Географик диктант - ул имтихан түгел, ә үз белемнәреңне тикшерү, Русия һәм дөнья турында үзең өчен яңа фактлар ачу мөмкинлеге. Акциядә бөтен гаиләгез яисә дусларыгыз белән катнашыгыз! География дөньясына чумыгыз һәм ял көнен рәхәтләнеп үткәрегез!" - ди Башкортстанда РГО бүлеге рәисе, БДПУ ректоры Салават Сәгыйтов.

Быел диктант ике форматта узачак:
30 ноябрьдә махсус оештырылган мәйданчыкларда 12.00 сәгатьтә сезнең торак пункттагы теләсә кайсы мәйданчыкны сайларга мөмкин [leech=https://dictant.rgo.ru]https://dictant.rgo.ru[/leech] «Диктант географиясе» бүлегендә.
Онлайн-форматта 30 ноябрьдә 12:00дән һәм 14 декабрьдә 12:00гә кадәр урындагы вакыт белән диктантның рәсми сайтында [leech=https://dictant.rgo.ru]https://dictant.rgo.ru[/leech]

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас