+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Яңалыклар
26 ноябрь 2025, 05:54

Котлы булсын йортыгыз!

Президент Владимир Путин башлангычы белән кабул ителгән «Азык-төлек хәвефсезлеген технологик тәэмин итү» гомумдәүләт проектының «Авыл территорияләрен комплекслы үстерү» программасы ярдәмендә гаиләләр торак ала.

Котлы булсын йортыгыз!Котлы булсын йортыгыз!
Котлы булсын йортыгыз!

Чишмә районының Ярми авылында 12 гаилә «Авыл территорияләрен комплекслы үстерү» дәүләт программасын гамәлгә ашыру нәтиҗәсендә сигез шәхси өйдә һәм блокланган ике йортта яңа фатир алды. Бу хакта республиканың Авыл хуҗалыгы министрлыгы матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Йортларның гомум мәйданы 861 квадрат метрдан артып китә. Аларны төзүгә 59,19 млн сум акча юнәлтелгән.

Быел Башкортстанда «Авыл территорияләрен комплекслы үстерү» дәүләт программасын гамәлгә ашыруга федераль һәм төбәк бюджетларыннан барлыгы 1,7 млрд сум акча юнәлтелде.

Әлеге дәүләт программасы тармакка яшь белгечләрне актив җәлеп итүдә төп стимулларның берсе булып тора, дип өстәделәр Башкортстан Авыл хуҗалыгы министрлыгында.

Фото: "Башинформ"

Автор:Резида Валитова
Читайте нас