

- Галимнәребезнең «Старт-1» конкурсында җиңүе - Башкортстанда заманча фәнни экосистема булдыруның үрнәкле нәтиҗәсе. Уфа тикшеренүчеләренең эшләнмәсе, нефть чыгаруның конкрет технологик бурычын хәл итеп кенә калмыйча, вузара кампус командаларының нәрсәгә сәләтле булуын күрсәтеп, бөтен тармак өчен нәтиҗәлелекнең яңа стандартын да бирә, - дип саный республиканың Фән һәм югары белем буенча дәүләт комитеты рәисе Светлана Мостафина.
Җиңүче проект турында аның җитәкчесе, «Газ һәм нефть-газ конденсаты яткылыкларын эшкәртү һәм эксплуатацияләү» кафедрасы доценты Денис Кашапов сөйләде.
- Билгеле булганча, катламның гидравлик ярылуы катламнарның нефть бирүчәнлеген арттыруның төп ысулларының берсе булып тора. Безнең максат - Русиядә ГРП буенча операцияләр үткәрүне сыйфатлы күтәрү һәм, димәк, скважиналарның продуктлылыгын арттыру. "Селектив полимер-трассер композитлар нигезендә агымнарны скважина эчендәге диагностикалау технологиясен эшләү" проекты скважиналарда төп билгесезлекне бетерүгә юнәлтелгән, - диде ул.
Фото: pravitelstvorb.ru