+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Яңалыклар
28 ноябрь 2025, 02:00

Хуш, бәхил булыгыз, Роза апа...

Күренекле композитор Роза Сәхәветдинова вафат.

Хуш, бәхил булыгыз, Роза апа...Хуш, бәхил булыгыз, Роза апа...
Хуш, бәхил булыгыз, Роза апа...

Аңа 88 яшь иде. Композиторның күпьеллык иҗат багажында 700гә якын музыкаль әсәр бар. Роза Хәйдәр кызының матур, истә калырлык җырлары күп кенә популяр башкаручылар репертуарына керде, халык җырларына әверелде.

Роза Сәхәветдинова - Русиянең һәм Башкортстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Башкортстанның халык артисты, Салават Юлаев ордены кавалеры, Мифтахетдин Акмулла һәм Рәми Гарипов исемендәге премияләр лауреаты, Русия һәм Башкортстан Композиторлар берлеге әгъзасы.

Республиканың Мәдәният министрлыгында хәбәр итүләренчә, хушлашу бүген Башкорт дәүләт филармониясе бинасында була, матәм чарасы 11 сәгатьтә башлана.

Хәйдәр кызы Розаның урыны җәннәттә булсын.

Фото: "Башинформ"

Автор:Резида Валитова
Читайте нас