+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Яңалыклар
28 ноябрь 2025, 05:49

“Салмыш” водительләр саны кимеми

Аларның һәрберсе юл йөрүчеләргә зур куркыныч тудыра

“Салмыш” водительләр саны кимеми“Салмыш” водительләр саны кимеми
“Салмыш” водительләр саны кимеми

Учалы районында Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре үлемечле юл-транспорт һәлакәте шартларын ачыклый. Республиканың ДАИ матбугат хезмәте мәгълүматлары буенча, авария Ахун авылында Партизан урамында булган. Беренчел мәгълүматлар буенча, “Лада Веста” руле артында 46 яшьлек водитель юл читеннән атлаган җәяүлене бәрдергән.

Бәрелү нәтиҗәсендә 74 яшьлек кеше алган җәрәхәтләрдән ашыгыч медицина ярдәме килгәнче һәлак булган.
Машина йөртүченең исерек булуы ачыкланган. Аны тикшерү сулаган һавада 1,396 мг/л алкоголь булуын күрсәткән.
Караидел районында “Opel Zafira” машинасының 22 яшьлек водителе Караидел авылының Тынычлык урамында тиешсез урында юл аша чыккан җәяүлене бәрдергән. 55 яшьлек кеше алган җәрәхәтләрдән ашыгыч ярдәм килгәнче үлгән.
Благовещен районында “Шевроле” руле артындагы 30 яшьлек водитель каршы полосага чыккан һәм “Генезис G80” белән бәрелешкән. Көчле бәрелүдән “Шевроле”га ут капкан.
Юл һәлакәте нәтиҗәсендә “Шевроле” водителен һәм аның пассажирын төрле тән җәрәхәтләре белән дәваханәгә илткәннәр.
“Уфа – Ырынбур” федераль автоюлында Уфа дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре “КамАЗ” машинасын туктаткан. Документларны тикшергәндә тягачка исерек хәлдә руль артына утырган өчен транспорт чарасы белән идарә итүдән читләштерелгән водитель идарә итүе ачыкланган.
Йөк машинасы йөртүчесе сүзләренә караганда, ул үзенең машина йөртү таныклыгын дәүләт автоинспекциясе бүлекчәсенә тапшырмаган һәм гомум файдаланудагы юллар буйлап хәрәкәт итүен дәвам иткән.
Административ хокук бозу өчен машина йөртүчегә протокол төзелгән.
Уфа районында “Урал” М-5 трассасының беренче чакрымында юл-транспорт һәлакәте теркәлгән. “Киа Карнивал” автомобиленең 45 яшьлек водителе кеше бәрдергән. Җәяүле авария урынында һәлак булган.
ЮХХДИ мәгълүматлары буенча, юл-транспорт һәлакәтенең сәбәбе җәяүленең кагыйдә бозуы булган: ул юлны тиешсез урында кичкән.

Игътибар!
! Инспекторлар җәяүлеләрне гомерен куркыныч астына куймас өчен юлны рөхсәт ителгән урыннарда – билгеләр буенча һәм светофорның яшел сигналына гына чыгарга чакыра.
! Машина юлына чыгар алдыннан, һичшиксез, як-ягыгызга карагыз һәм машиналарның чыннан да туктап, сезне үткәрүенә инаныгыз.
! Руль артында бик игътибарлы һәм уяу булыгыз.
! Томан аркасында күрү сәләте начарланганда томанга каршы фараларны кабызыгыз.
! Тизлек режимын үтәгез, дистанцияне саклагыз һәм хәвефсезлек каешын каптырырга онытмагыз.
! Ашыгыч хәлдә 112 номерына шалтыратыгыз.

Резида ВӘЛИТОВА.

Автор:Резида Валитова
Читайте нас