+24 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Яңалыклар
30 ноябрь 2025, 17:05

Ике яклы хезмәттәшлек ныгый

Премьер-министр Андрей Назаров җитәкчелегендәге Башкортстан Республикасы делегациясе рәсми визит белән Абхазия Республикасында.

Ике яклы хезмәттәшлек ныгыйИке яклы хезмәттәшлек ныгый
Ике яклы хезмәттәшлек ныгый

Эш сәфәре кысаларында Абхазия һәм Башкортстан арасында 2025-30 елларда хезмәттәшлекне киңәйтү буенча "юл картасы" имзаланды.

- Без үзара хезмәттәшлеккә, күпьеллык дуслыкка нигезләнгән туганлык мөнәсәбәтләребезне югары бәялибез. Мин ышанам, безнең ике яклы элемтәләрне ныгыту төрле өлкәләрдә, шул исәптән сәүдә-икътисади хезмәттәшлектә безнең мөнәсәбәтләрне үстерүгә яңа этәргеч бирәчәк. Моннан тыш, мәдәни, фәнни казанышлар белән алмашу дәвам итә, - диде Абхазия Президенты Бадра Гунба Башкортстан делегациясе белән эшлекле очрашу вакытында. Ул әлеге визитның Абхазия ягы өчен аерым әһәмияткә ия булуын билгеләде.

Башкортстан Премьер-министры, шулай ук, ике республиканы сәүдә-икътисади, мәдәни һәм гуманитар өлкәләрдә күпьеллык хезмәттәшлек бәйләвен ассызыклады. Федераль дәрәҗәдә хупланган Русия-Абхазия мөнәсәбәтләре кысаларында ике яклы хезмәттәшлек ныгый.

- Башкортстан белән Абхазия арасындагы дуслык дистә еллар дәвам итә. Башкортстан һәрвакыт Абхазиягә ярдәм итте, бигрәк тә авыр вакытларда. Бу традиция саклана, һәм без Абхазиягә һәм дусларыбызга аерым хөрмәт белән карыйбыз. 2023 елда безнең республикалар арасында Хезмәттәшлек турында килешү имзаланды. Бүген без 29 пункттан торган "юл картасы" проектын әзерләдек. Хезмәттәшлекне берьюлы җиде юнәлештә төзибез, алар - икътисад, сәнәгать, мәгариф, мәдәният, туризм, спорт һәм сәламәтлек саклау. Шул исәптән преференциаль зоналар территорияләрендә производстволарны локальләштерү буенча эшне дә көчәйтәчәкбез. Башкортстан инвесторларга ярдәм итү тәҗрибәсе белән уртаклашырга, уртак проектларны башлап җибәрергә һәм предприятиеләргә яңа үсеш нокталарын табарга ярдәм итәргә әзер, - дип сөйләде Андрей Назаров очрашу вакытында.

Хезмәттәшлекне киңәйтү буенча "юл картасы" ике яклы хезмәттәшлекнең иң перспектив юнәлешләрен үз эченә ала: сәүдә-икътисади өлкәдә хезмәттәшлек итү, шул исәптән преференциаль зоналар территориясенә инвесторлар җәлеп итү, Башкортстаннан Абхазиягә азык-төлек товарлары, минераль ашламалар һәм биопрепаратлар, авыл хуҗалыгы продукциясен китерүне оештыру, Абхазиядән исә азык-төлек китерүне гамәлгә ашыру. Сәнәгать һәм төзелеш өлкәсендәге хезмәттәшлек кысаларында республика Абхазиянең Сухум шәһәре яр буена капиталь ремонт ясады.

Фото: "Башинформ"

Автор:Резида Валитова
Читайте нас