Дүртөйле шәһәрендә гомер кичерүче Лилия һәм Сәрвәр Гарифуллиннарның гаилә елъязмасы һөнәри зирәклек һәм гаҗәеп рух көче белән ныгытылган мәхәббәтнең могҗиза эшли алуы турындагы хикәят дисәк тә бер дә арттыру булмас.
Лилия Фәмни кызы һәм Сәрвәр Әнвәр улы – яшьли кавышып, матур гаилә корып, намуслы хезмәт белән дөнья көткән пар. Лилия ханым бөтен гомерен балалар тәрбияләүгә багышлаган. 26 ел – Дүртөйле шәһәренең 6нчы “Кояшкай” балалар бакчасында, аннары 12 ел балалар һәм үсмерләр социаль приютында хезмәт салган. Ә тормыш иптәше водитель булып эшләгән. Тату гаилә өч кыз балага гомер биреп, тәрбияләп үстергән.
– Беләсезме, гомерлек һөнәрем, балалар бакчасында тәрбияче булып эшләвем миңа авыр язмыш сынауларын җиңеп чыгарга ярдәм итте, – ди Лилия Фәмни кызы. – Миңа, берничә буын сабыйлар өчен икенче әни ролен үтәгән кешегә, бердәнбер көнне ирем, инсульт кичереп, телдән дә, хәрәкәттән дә язгач, аны кабат аякка бастыруда һөнәри белемнәрем төп нигез булды.
Бәла аяк астында, ди бит халык әйтеме. Гарифуллиннарның гаиләсенә дә, матур гына яшәп ятканда, бәхетсезлек ябырыла – гаилә башлыгын һич уйламаганда инсульт ега. Беркайчан да сәламәтлегенә зарланмаган, типсә тимер өзәрдәй ир-егет авызына үзаллы кашык та китерә алмас хәлгә төшә.
– Ирем бер ай Дүртөйле үзәк район дәваханәсендә, аннары ике ай Уфада дәваланды. Мин, әлбәттә, һәрчак янында булдым, – ди Лилия ханым. – Табиблар кулларыннан килгәннең барысын да эшләде, әмма иремнең сәламәтлегенә кагылышлы фаразлары сак булды. Мондый очракларда пациентның кабат сафка басуы аның үзенә һәм якыннарының тырышлыгына да бәйле булуы сер түгел бит. Менә шул вакытта тәрбияче булуым миңа ярдәмгә килде. Ирем белән, нәкъ менә сабый баланы өйрәткән шикелле, кашык тотарга, яңадан атларга өйрәндек. Мин бит, тәҗрибәле тәрбияче буларак, белә идем: бала ниндидер катлаулы нәрсәгә өйрәнсен өчен аны бик күп бәләкәй адымнарга бүләргә кирәк. Сәрвәр белән дә шулай эшләдем. Без шунда ук “йөри башлау” максатын куймадык. Башта караватта утырырга гына өйрәндек. Аннары – гәүдә тигезлеген саклау. Аннары – ярдәм белән ярты адым. Мин аны үземнең иң тырыш шәкертем буларак һәрвакыт мактый идем: “Молодец! Син булдырасың!” Сәрвәр чынаякны үзе күтәреп эчә, палата буйлап берничә кыюсыз адым ясарга өйрәнгән көннәр безнең өчен Эверестны буйсындыру белән чагыштырырлык җиңүләр булды.
Дәваханәдә дә, ә аннары тернәкләндерү үзәгендә дә Лилия ханымның үҗәтлегенә, максатчанлыгына табиблар сокланып бетә алмый. Мондый вәзгыятьтә күпләр сынган, өметсезлеккә бирелгән булыр иде. Ләкин Лилия ханым андыйлардан түгел. Ул ире савыксын өчен аңа көн саен массаж ясый, баш мие һәм нерв системасы “уянсын” өчен китаплар укый, яраткан җырларын көйли. Иренең яңадан тормышка кайтуын ул могҗиза, ди. Ә белгечләр бу могҗизада Лилия ханымның да өлеше зур икәнлеген таный.
– Көн саен логопедка йөрдек, яңадан төрле авазларны әйтү өчен дәресләр алдык. Баһадирдай иремнең сүз дә дәшә алмый, күзләремә мөлдерәп карап ятуы бәгыремне өзсә дә, мин аңа беркайчан да күз яшьләремне күрсәтмәдем, һәрчак: “Барысы да яхшы булачак, Сәрвәр, менә күрерсең, тиздән аякка басып, гадәти тормышка кайтырсың!” – дип дәртләндердем. Ирем үзе дә маладис инде, тормышка теше-тырнагы белән ябышты, көн дә зур үҗәтлек белән төрле күнегүләр эшләде, бер дә сызланам, эшли алмыйм мин боларны дип баш тартмады. “Тырышкан ташка кадак каккан”, диләр бит, Сәрвәр дә берничә ай эчендә акрынлап йөри, кайбер сүзләрне дә әйтә башлады. Хәзер ул вакытлар авыр төш сыман тоела, – ди Лилия Фәмни кызы. – Кыен чакларда ярдәм иткән барлык туганнарга, якыннарга, балаларыбызга, хезмәттәшләремә ихлас рәхмәтләремне җиткерәм.
Бүген Сәрвәр Әнвәр улы өйдә генә. Аңа инвалидлык бирелгән, ләкин үзен беркемнән дә ким тоймый. Үз-үзен хезмәтләндерүдән тыш, ул йорт эшләрендә хатынының зур ярдәмчесе дә: азык-төлеккә кибеткә йөри, зур булмаган хуҗалыкларында тавыкларны ашата, мунча яга.
– Ул яңадан үзен өйдә хуҗа итеп хис итә, һәм бу аның өчен иң яхшы дару, – дип елмая Лилия Фәмни кызы. – Гәзит укырга ярата, “Акбузат” атлы-спорт комплексына барып килергә дә вакыт таба. Ә коронавирус эләктереп, каты авырып киткәч, ул мине сабый баладай карады.
Гарифуллиннар бүген үзләрен бәхетле хис итә: кызлары, кияүләре, оныклары кайтып, хәлләрен белеп, ярдәмләшеп тора, бакчаларында мул уңыш, ихаталарында күз явын алырлык чәчәкләр үстерәләр. Лилия Фәмни кызы Суккул авылы балалар бакчасында логопед булып эшләп тә йөри. Элекке тәрбияләнүчеләре дә онытмый аны: һөнәри бәйрәме көнендә ихлас тәбрикләүләрен, рәхмәт сүзләрен җиткерә.
Тату гаилә – ил күрке, диләр. Гарифуллиннарга да озын-озак бер-берсенә терәк, тирә-юньдәгеләргә үрнәк булып яшәүләрен телибез!
Миләүшә Латыйпова,
“Кызыл таң”ның үз хәбәрчесе.
Дүртөйле районы.
Фото: Гарифуллиннарның шәхси архивыннан.