Бүген гаиләдә өч сабый икән – ул күпбалалы санала. Ә менә Кырмыскалы районы үзәгендә яшәүче Рауза Сафина (Таһирова) 12 балага гомер бүләк иткән! Узган елда ул Русия Президенты Владимир Путин указы белән “Герой-ана” исеменә һәм орденына лаек булды.
Рауза Габдерәүф кызы һәм Илдар Нәҗип улының гаилә коруларына быел — 25 ел. Бәхетле нәнәй белән картәти дә инде алар хәзер: алты оныклары үсеп килә. Күпбалалы гаилә 11 ел элек Уфа шәһәрен Кырмыскалы авылына алыштыра һәм моңа һич тә үкенмиләр. “Балалар эшсөяр, ярдәмчел булып үссен, дидек, авыл җирендә моның өчен шартлар яхшырак”, — ди гаилә башлыгы.
Район үзәгендә ике катлы йорт сатып алып, күпбалалы гаиләнең шатлыклы, мәшәкатьләр белән тулы тормышы башланып китә. Балаларының күбесе буй җитеп, үз оясын корса да, тормыш кайный монда. Үзләре янында мәктәптә укучы дүрт кызлары бар, ә ял һәм бәйрәм көннәрендә барысы да төп йортка җыела.
Бу гаиләдә һәркем спорт белән дус. Моңа гаҗәпләнәсе дә түгел, чөнки әтиләре Илдар Нәҗип улы – бокс буенча спорт мастеры. Спортка булган сөюе балаларына да күчкән. Иң бәләкәй кызлары Венера 4нче сыйныфта укый, аэробика белән шөгыльләнә, чаңгы ярышларында катнашып, яхшы нәтиҗәләр күрсәтә. Камилла – 6нчы сыйныф укучысы. Ул бисердан картиналар ясарга ярата. Регина 8нче сыйныфта яхшы билгеләргә генә укый, спортның берничә төре белән шөгыльләнә. Ә 10нчы сыйныфта укучы Ралина, яхшы билгеләргә укудан тыш, футбол, волейбол, бокс белән шөгыльләнә. Әйткәндәй, кызның уңышлары да сокландыра: ул волейбол буенча районның җыелма командасы составында чыгыш ясый, ә узган елда бокс буенча Башкортстан Республикасы чемпионатында өченче урынга лаек булган.
Студентлар да уңышлары белән сөендерә. Ильяс Уфа шәһәре колледжларының берсендә электромеханик һөнәрен үзләштерә, яхшы укуы, уку йортының тормышында актив катнашуы өчен Башкортстан Республикасы Башлыгы стипендиясе ала. Ренатага 19 яшь, ул Уфа машина төзү колледжының 4нче курсында укый, шул ук вакытта эшләргә һәм спорт ярышларында катнашырга да вакыт таба. Радомир Башкорт дәүләт аграр университетының 3нче курсында белем ала. Бокс буенча спорт мастеры ул. Әйткәндәй, быел өлкәннәр арасында көмеш призер булган.
Радмир күптән түгел генә гаилә корган, Кырмыскалы авылында яши һәм эшли. Уллары Илдар да әти булган инде, алган һөнәре буенча эшләп йөри. Эдикның гаиләсендә өч бала үсә. Агымдагы елның апрель аенда ул махсус хәрби операция зонасына юлланган. Яраланып, госпитальдә дәваланганнан соң, хәрби хезмәтен дәвам итә. Гаиләсе белән даими элемтәдә ул, аның исән-имин булып, Җиңү белән кайтуын барысы да зарыгып көтә. Өлкән кызлары Алина гаиләсе белән Нижневартовск шәһәрендә яшәгән, быел алар туган якларына кайтып төпләнгән. Кызганычка каршы, 2016 елда гаилә зур кайгы кичерә. 2007 елгы уллары Илнур 9 яшендә балалар белән су буенда уйнаганда фаҗигале вафат була. Өч айлык авыры булган Рауза бу вакыйганы бик авыр кичерә. Таянычы Илдар һәм балаларының ярдәме генә аңа көч бирә.
Илдар Нәҗип улы балалары турында мавыгып-мавыгып сөйләгәндә, хуҗабикә аларның уңышларын дәлилләүче күпсанлы кубоклар, медальләр, грамоталарны өстәлгә китереп тезде. Әйе, аларның һәрберсе артында балаларның да, әти-әнинең дә күпме тырышлыгы, көче ята. Илдар Нәҗип улы билгеләвенчә, балаларын белемле итү, сәләтләрен үстерү өчен барысын да эшләргә тырышалар. Менә әле дә, инде пенсиядә булса да, бер генә минут та буш вакыты юк. Иртән балаларын мәктәпкә илтә, барып ала, аннары түгәрәкләргә, спорт секцияләренә йөртә. Шул ук вакытта йортларында ремонт эшләре дә башлаганнар.
Һәр бала үз ризыгы белән туа, дип кабатларга ярата Рауза Габдерәүф кызы. Хөкүмәт тә күпбалалы гаиләләргә төрлечә ярдәм күрсәтә. Алтынчы сабыйлары тугач, 2005 елда республиканың тәүге Президенты Мортаза Рәхимов кулыннан “Ана даны” медале алган бәхетле ана. 10 ел элек аларга республикабыз “ГАЗель” бүләк иткән.
Узган ел исә алар өчен аеруча куанычлы башланган: Рауза Габдерәүф кызы ун һәм аннан да күбрәк бала тәрбияләүче хатын-кызларга тәгаенләнгән иң югары дәүләт бүләгенә лаек булган – аңа “Герой ана” исеме бирелгән һәм ул “Герой ана” ордены белән бүләкләнгән. Моңа өстәп, гаиләгә бер миллион сум акча да бирелгән. Шуның яртысын, күптән ниятләгәнчә, өйләрен ремонтлауга тотынганнар: төзелеш материаллары сатып алып, алтын куллы гаилә башлыгы эшне үзе башлап җибәргән.
Әлбәттә, хөкүмәттән генә ярдәм көтеп утырмый ишле гаилә. Берничә ел элек абзар салып, 50дән артык тавык алганнар. Җәен күпләп бройлер чебешләр, бакча тутырып яшелчә-җимеш үстерәләр.
— Бергәләшеп тотынганда, таулар актарырга мөмкин. Вакытыбыз да җитәр-
лек, — ди гаилә башлыгы, икесенең дә хаклы ялга чыгуын билгеләп.
Илдар Нәҗип улы байтак еллар Эчке эшләр министрлыгы системасында хезмәт салган, ә Рауза Габдерәүф кызы тимер-бетон эшләнмәләр заводында кранчы булган.
Әйе, ишле гаиләдә балаларның эшсөяр, тырыш, бер-берсенә ярдәмчел, тәртипле булып үсүе күптән билгеле. Бу гаиләдә дә нәкъ шулай. Аларга карыйсың да, “Күпбалалы булу – зур бәхет!” дигән сүзләрнең хак булуына тагын бер инанасың.
Эльвира ЯМАЛЕТДИНОВА,
“Кызыл таң”ның үз хәбәрчесе.
Кырмыскалы районы.