Бу сорауларга җавап Русия Федерациясе Хөкүмәтенең 2009 елның 24 февралендәге “Электр челтәре хуҗалыгы объектларының саклау зоналарын билгеләү тәртибе һәм мондый зоналар чигендә урнашкан җирләрдән файдалануның аерым шартлары турында”гы карарында бәян ителә.
Бу документта электр тапшыру линияләренең саклау зоналары билгеләнә:
3 электр көчәнеше 1 кВга кадәр булганда — 2 метр;
3 электр көчәнеше 1дән 20 кВга кадәр икән — 10 метр; (кВ – электр көчәнешен үлчәү берәмлеге. 1 кВ 1000 вольтка тиң.
3 Торак пунктлар чикләрендә урнаштырган үзйөрешле яки изоляцияләнгән чыбыклы линияләр өчен — 5 метр.
Тәгаен билгеләнгән ара электр тапшыру линияләре тирәсендәге мәйдан буш булырга тиеш дигәнне аңлата. Әгәр нинди дә булса каршылыклар (мәсәлән, агачлар) булса, аларны юк итәргә кирәк. Ләкин моны кем эшләргә тиеш? Югарыда аталган карарның 21 пунктына ярашлы, саклау зоналарында электр челтәре хуҗалыгы объектларының авариясез эшләвен һәм файдалануны тәэмин итү тиешле шартнамәләр нигезендә эш итүче оешмалар тарафыннан гамәлгә ашырыла.
Әлеге законда, шулай ук, агачларны һәм куакларны аларның ябалдашларына кадәр мөмкин булган минималь ераклык чикләрендә кисү, шулай ук, аву куркынычы янаган агачларны кисү тәртибе дә билгеләнгән. Ягъни, әгәр дә үсеп утыручы агач саклау зонасында булса, аны челтәр оешмасы кисәргә тиеш. Моннан тыш, электр тапшыру линияләре челтәр оешмасының милке булып тора һәм аларны закон таләпләре буенча тоту да аларның бурычына карый.
Игътибар! Электр линиясе янындагы агачларны мөстәкыйль кисәргә яки төбеннән үк төпләргә ярамый. Ни өчен дигәндә, янәшәдә кеше сәламәтлеге өчен куркыныч булган югары көчәнешле чыбыклар урнашкан. Әгәр агачның берәр ботагы яисә ябалдашы сынып төшсә, алар зарарланырга һәм күп бәла-каза китерергә, ягъни, бу хәл кыска ялганыштан һәм көч трансформаторының зарарлануыннан алып якындагы объектларның януына кадәр сәбәпче булырга мөмкин.
Закон буенча йорт яны (койманың тышкы ягындагы) территориясендә үскән барлык агач-куаклар (үзегез утырткан очракта да) муниципалитет милке булып исәпләнә, һәм бу агачларны үз белдеге белән кискән өчен кешегә штраф салынырга мөмкин.
Шулай итеп, әгәр агач электр чыбыкларына комачаулый икән, урындагы хакимияткә яисә электр челтәре оешмасының диспетчерлык хезмәтенә мөрәҗәгать итәргә кирәк. Алар проблеманы оператив хәл итәргә бурычлы.
Али Сәйфуллин.