+24 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Яңалыклар
2 декабрь 2025, 09:11

«ЮлдашХит-2025» фестивале гөрләп узды

Чарада радиостанция эфирында узучы номинацияләрдә һәм айлык хит-парадларда җиңүчеләр игълан ителде.

«ЮлдашХит-2025» фестивале гөрләп узды«ЮлдашХит-2025» фестивале гөрләп узды
«ЮлдашХит-2025» фестивале гөрләп узды

Традиция буенча, алар өчен тыңлаучылар тавыш бирде. Быел «Ел төркеме» номинациясендә «Ау Yola» төркеме җиңде, ел шагыйре Диана Килдина булды, ул аларның дөньякүләм танылган «Хомай» җырына текст язган иде. Ел композиторы итеп – Муса Смаков, елның иң яхшы аранжировщигы итеп Илнар Ганиев танылды, ел ачышы – Искәндәр Сөләйманов, ел музыканты дип мультиинструменталист Арслан Умырзаков танылды. Беренче тапкыр радио ел ди-джеен билгеләде, ул - Ләйлә Владимирова (Хан кызы).

Ел дәвамында мәдәнияткә һәм радиостанциянең үзенә ярдәм иткән бизнесменнар икенче ел рәттән «Ел меценаты» дипломын алды. Быел ул Комил Сираҗетдинов булды. «Легенда» номинациясендә Венера Абдуллина игълан ителгәннән соң, залда озак алкышлар яңгырады.

Традиция буенча коллектив «Радионың халык артисты » медален әзерли, аның өчен социаль челтәрләрдә бер ай һәм концерт ахырына кадәр диярлек тавыш бирәләр, анда тамашачы күз алдында тавыш бирү нәтиҗәләре экранга чыгарыла һәм медаль тапшырыла. Быел аның өчен Урал Ибәтуллин һәм Гөлдар Ишкуватова көрәштеләр. Җиңүче - җырчы һәм композитор Гөлдәр Ишкуватова.

Сәхнә артында ук күчмә студия оештырды, аннан эфирга аудио һәм ВКга видео тапшыру алып барылды. Мондый мөмкинлекне станция дәүләттән алды, радио, республиканың киңкүләм мәгълүмат чараларында социаль әһәмиятле темаларны иң яхшы яктыртуга конкурста җиңеп, былтыр 500 мең сум грант откан иде. Бу акчага күчмә студия өчен өстәмә җиһазлар сатып алынган.

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас