

“Урындагы башлангычларга ярдәм” программасы – ул халыкка туган төбәкнең көнүзәк проблемаларын хәл итәргә мөмкинлек бирүче бик отышлы инструмент. Бу механизм гына түгел, ә һәркемгә тирә-яктагы тормыш-көнкүрешне яхшыртуга үз өлешен кертергә чын мөмкинлек! Программа ярдәмендә халык үзе идеяләр тәкъдим итә, аларны финанслаша һәм проектларны гамәлгә ашыру барышын контрольдә тота, шул ук вакытта алар хыялларының чынбарлыкка әверелүен күреп тора.
Әлшәй районында халык башлангычларына ярдәм программасы уңай үзгәрешләрнең чын драйверына әверелде. Шушы еллар эчендә 61 проект тормышка ашырылды, аларның гомум суммасы 66 миллион сум тәшкил итте. Нәтиҗәдә, районның авыл биләмәләрендә яңа тракторлар алынды, су башнялары төзелде һәм суүткәргечләр салынды, балалар мәйданчыклары сабыйлар өчен шатлыклы урынга әйләнде, ә урам тренажерлары халыкка сәламәтлеген ныгытырга мөмкинлек бирде. Юллар, мәктәпләр, Бөек Ватан сугышында катнашучыларга куелган һәйкәлләр һәм стелалар, хәтта зиратлар да җыйнакланды һәм төзекләндерелде.
“Урындагы башлангычларга ярдәм” программасын Әлшәй муниципаль районы хакимиятенең Финанс идарәсе гамәлгә ашыра. Әлеге проектның агымдагы ел конкурсына 20 авыл биләмәсеннән 20 гариза кабул ителгән булган. Аларның гомум суммасы 20 миллион сумнан артып киткән, шуларның 11 миллион сумы республика бюджетыннан бүленгән, 5,6 миллион сумны урындагы бюджет биргән, халык үзе 1,8 миллион сум җыйган булса, тагын 1,9 миллион сум – юридик берәмлекләр өлеше.
Быелгы программаны раслаганда анда кертелгән проектлар берничә тәгаенләнешкә бүленгән булган, шуңа да конкурстан объектларның 6 төре сайлап алынган: болар – зиратларны тәртипкә китерү, су үткәрү, техника сатып алу, Бөек Ватан сугышында катнашучылар истәлегенә мемориаль комплекслар һәм һәйкәлләр урнаштыру һәм булганнарын яңарту, мәгариф учреждениеләрен, мәдәният һәм ял паркларын төзү яисә төзекләндерү.
Әбдрәшит авылы халкы күптән түгел “Урындагы башлангычларга ярдәм” программасында быел катнашуының нәтиҗәсен күрергә – “Азат итүче яугир һәйкәле территориясен төзекләндерү” проектына йомгак ясарга һәм арытабангы ниятләрен ачыкларга җыелды. Киләсе елда алар авыл мәктәбенең агач тәрәзә-ишекләрен пластикка алмаштыру өчен бертавыштан теләк белдерде. Проектның гомум бәясе 2,5 миллион сумга исәпләнә, ул конкурста җиңгән очракта, авыл халкы бу эшләргә республика һәм урындагы бюджетлардан акча бүленүгә, шулай ук якташларының ярдәменә исәп тота алачак. Быелгы җиңүләре белән рухланып, алар киләсе елда да туган төбәкләрендә булачак матур үзгәрешләргә өметләнә.
– Киләсе елга районда шул ук биләмәләрдән иң күп сандагы мөрәҗәгать – 24 гариза теркәлде, – ди Финанс идарәсе начальнигы урынбасары вазыйфасын башкаручы, бюджет бүлеге начальнигы Ралина Гатауллина. – Аларның планлаштырылган бюджеты тагын да күбрәк – 48,1 миллион сум. Киләсе елга әлеге сумманың артуы проектлар исемлегенә тормыш тәэминаты һәм социаль инфраструктура объектларының күбрәк кертелүе белән аңлатыла. Аларны гамәлгә ашыруның чыгымнар структурасында урындагы бюджет исәбенә берлектә финанслауның өлеше арту исә җитәкчелекнең район икътисадын һәм социаль өлкәсен яхшыртырга омтылышын чагылдыра.
“ППМИ-2026”да катнашуга объектларның дүрт төре сайлап алынган, алар – мәгариф оешмалары, торак-коммуналь хуҗалык (су тәэминаты), техника сатып алу, ял һәм мәдәният учреждениеләре. Әлеге эшләрне оптимальләштерү һәм конкурста катнашыр алдыннан башкарырга мотлак булган чараларны координацияләү өчен “юл картасы” расланган, ә “Архитектура һәм шәһәр төзелеше бүлеге”нең штатына ике белгеч өстәлгән.
Программада киләсе елда катнашуга әзерлек барышында әлшәйлеләр берьюлы берничә файдалы эшне башкарырга тырыша. Мәсәлән, “Аксеново авылы урта мәктәбе түбәсен ремонтлау һәм остаханәсе нигезен ныгыту” проектын алга этәрү максатында оештырылган чара кысаларында “Батырлык дәресе” үткән. Анда шушы белем учагын тәмамлаган, бүген исә СВО зонасында хәрби бурычын үтәүче өлкән лейтенант Илья Лысаков катнашкан.
Яугир чарада катнашучыларга сугыш шартларында иптәшлек, дуслык, үзара ярдәмчеллек, хәрби туганлык, рух ныклыгы турында сөйләгән, тыл ярдәменең, теләктәшлегенең сугышчылар өчен никадәр мөһим булуын ассызыклаган, якташларыннан даими күрсәтелүче гуманитар ярдәм өчен райондашларына, муниципалитет җитәкчелегенә, шәхсән аның башлыгы Наил Рәшит улына ихлас рәхмәтләрен җиткергән. Илья Александровичның ялкынлы, ихлас чыгышы җыелучыларга көчле йогынты ясаган, җуелмас тәэссоратлар калдырган.
Аеруча укучылар яугир абыйларын зур ихтирам һәм игътибар белән тыңлаган. Бу очрашу аларга батырлыкның һәм Туган илгә тугрылыкның тере үрнәген күрергә генә түгел, буыннар бәйләнешенең өзелмәс чылбырын тоярга да ярдәм иткән. Ихлас сораулар биреп, алар чын-чыннан кызыксыну белдергән һәм СВОның илебез өчен мөһимлегенә тирәнтенрәк төшенгән.
“Урындагы башлангычларга ярдәм” программасы ярдәмендә районның авыл биләмәләрендә инфраструктураны яхшырту һәм төзекләндерү буенча шактый эш башкарылды. Бу биредә яшәүче халыкның тормыш сыйфатын яхшыртуга гына түгел, ә территорияләрне үстерүгә дә ярдәм итә. Шуңа да киләчәктә программаны киңәйтү планлаштырыла, бу авыл биләмәләрендә яшәү шартларын яхшыртуга юнәлтелгән проектларны тагын да күбрәк тормышка ашырырга мөмкинлек бирәчәк.
– Конкурсның үзенчәле-
ге – авыл халкының анда актив катнашуы, – ди район хакимияте башлыгы Наил Әбелгуҗин. – Бу җәмгыятьне ныгытып кына калмый, ә кешеләрнең реаль ихтыяҗларын һәм теләкләрен дә исәпкә алырга мөмкинлек бирә. Бу еллар эчендә шулкадәр әһәмиятле проектларның гамәлгә ашырылуы һәм авыл халкының тормышын яхшырту – бик куанычлы хәл. Алда безне яңа казанышлар һәм уңышлар көтә, һәм без уртак тырышлык белән авылларны һәркем өчен тагын да уңайлырак итә алачагыбызга ышанабыз.
Фәнис ГӘРӘЕВ.