“Monochamus” төренә караучы кара чыршы бөҗәкләренең активлыгын Ардатов, Әтәш, Зур Игнатов, Дубен, Ичалково, Кадошкин, Кызыл бистә, Иске Шәйге һәм Теньгуш районнары урманнарында теркәгәннәр.
Болар — иң куркыныч корткычларның берсе. Алар көчсезләнгән, корый башлаган яисә кипкән ылыс агачларына һөҗүм итә, ә сәламәтләренә йомырка сала. Аларның йогынтысыннан үсеп утырган агачлар “үлә”, ә агач материаллары, төзелеш өчен яраксыз булып, сыйфатын югалта.
«Известия Мордовии» басмасы мәгълүматлары буенча, зарарлану зонасы 79,3 мең гектар тәшкил иткән, бу территорияләрдә карантин кертелгән. Белгечләр коңгызлар булган урыннарны бетерүгә һәм аларны юк итүгә керешәчәк.
Бу куркыныч коңгызлар безнең урманнарга да берүк килеп җитә күрмәсен!
Автор фотосы.