

Юл-патруль хезмәте инспекторлары Ярмәкәй районы Бекет авылының Сөт заводы урамында 32 яшьлек кеше идарә иткән “ВАЗ-2110”ны туктаткан. Документларны тикшергәндә аның, машина йөртү таныклыгыннан мәхрүм ителүгә карамастан, автомобиль руле артында булуы ачыкланган. Аның белән махсус утыргычлары булмаган салонда ике бала булган.
Суд карары белән машина йөртүчене 2024 елда ук хокукларыннан мәхрүм иткән булганнар, чөнки ул исерек булган. Исереклек халәтен тикшерү барышында сулаган һаваның бер литрында 0,801 мг алкоголь булуы ачыкланган.
Хокук бозучыга карата административ протокол төзелгән. Транспорт чарасын махсус тукталышка урнаштырганнар.
Бәләбәй районында машина йөртүче идарәне югалткан һәм кюветка төшеп киткән. Хатын-кыз һәм бала зыян күргәннәр.
Дүртөйле районында ике җиңел автомобиль бәрелешкән. Ике ир-егет белән бер хатын-кызны дәваханәгә салганнар.
Башкаланың Минск урамында үлемечле авария булган. Беренчел мәгълүматлар буенча, 59 яшьлек шофер, Минск урамы буйлап Киев урамы ягына барганда юлны көйләнмәгән җәяүлеләр кичүе аша чыгып баручы өлкән яшьтәге хатын-кызны бәрдергән. Юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә әби ашыгыч медицина ярдәме килгәнче үлгән.
Көзен һәм кышын начар юллар аркасында юл-транспорт һәлакәте куркынычы арта. Аварияне булдырмас өчен тизлекне киметегез, дистанцияне икеләтә арттырыгыз, салмак хәрәкәт итегез, чатларны һәм тукталышларны сак кына узыгыз, һава торышы фаразын һәм юл шартлары турындагы хәбәрләрне күзәтегез, дип кисәттеләр Гадәттән тыш хәлләр буенча дәүләт комитетында.
Фото:"Башинформ"