

Бу хакта 4 декабрьдә Уфада халыкара бизнес атналыгы кысаларында уза торган «Хокук өстенлеге: тарихи дөреслектән Русия юриспруденциясенең киләчәгенә» XI Гомумрусия юридик форумының пленар утырышында Русия юристлары Ассоциациясе Идарәсе рәисе Владимир Груздев хәбәр итте.
"СССРда юриспруденция буенча укыткан 56 югары уку йорты бар иде, 90нчы елларда моның белән профильле булмаган мәгариф учреждениеләре шөгыльләнә башлады һәм аларның саны 1300гә җитте. Һәм, әлбәттә, бу әзерлек сыйфатына йогынты ясады. Шуңа күрә бүген югары уку йортларында югары квалификацияле белгечләр әзерләү өчен кирәкле урыннарны бюджет һәм түләүле нигездә билгеләү турында карар кабул ителде. Шулай ук бүген юристлар әзерләү буенча барлык материалларны һөнәри аттестацияләү бара. Ассоциациянең бу карары Русия Хөкүмәте һәм Президент тарафыннан да хупланды", - дип ассызыклады Владимир Груздев.
Ул шулай ук бүген юрист һөнәрендә миллионга якын кеше мәшгуль, бу сан халыкның әлеге хезмәтләргә ихтыяҗын каплау өчен җитәрлек, дип сөйләде. Менә ни өчен Ассоциациядә булачак юристларның белем сыйфатын яхшыртуга игътибарны юнәлтергә карар кылдылар.
Фото: ibw-bashkortostan.com