

Бүләкләү тантанасында Андрей Назаров билгеләп үткәнчә, Юристлар көне тарихы юридик бергәлек вәкилләрен берләштерү идеясе белән бәйле.
Республика министрлыклары һәм ведомстволары хезмәткәрләрен бүләкләп, Министрлар кабинеты башлыгы дәүләт идарәсенең үтәкүренмәлелеген һәм нәтиҗәлелеген арттыруда, дәүләт хезмәтендә хокукый мәдәниятне формалаштыруда һәм норматив-хокукый базаны камилләштерүдә юристларның аерым ролен билгеләп үтте.
Юридик бергәлекнең 60тан артык вәкиле «Башкортстанның атказанган юристы» исеменә, Башкортстан Хөкүмәтенең Мактау грамоталарына һәм Рәхмәт хатларына лаек булды.
Фото: pravitelstvorb.ru