+18 °С
Ясно
VKOKTelegramMax
Яңалыклар
8 Декабря 2025, 07:20

Студентлар балы гөрләп узды

Уфада инде традициягә әверелгән вузара студентлар балы узды, аны кампус резиденты, М. Акмулла исемендәге Башкорт дәүләт педагогия университеты оештырды.

Студентлар балы гөрләп уздыСтудентлар балы гөрләп узды
Студентлар балы гөрләп узды

Ул Уфаның җиде югары уку йортыннан һәм дүрт колледжыннан 300гә якын студентны Русиянең тарихи бал мәдәнияте мохитенә чумдыру, ватанның тарихы, мәдәнияте һәм традицияләре турында искә төшерү өчен җыйды.

- Быел бал 9нчы тапкыр уза һәм «Кыш балкышы» дип атала. Программа илебез музыкасы һәм әдәбияты үрнәкләренә корылган, Глинка, Чайковский, Хачатурян, Дунаевский музыкасы яңгырый. Без, шулай ук, үзебезнең бал мәдәнияте традицияләрен саклап калдык, болар – костюмнар, тере картиналар, уен-күңел ачулар һәм почтмейстерларның яшерен юлламалары. Без урыс классикасының күренекле әсәрләре геройларын һәм героиняларын искә алабыз, – дип сөйләде балны оештыручы, Акмулла университетының музыка һәм хореография белеме кафедрасы мөдире Татьяна Политаева.

Тантаналы кичә алдыннан берничә атна репетицияләр булды. Балда катнашучылар борынгы биюләрне – вальс, полонез, галопадны өйрәнде, балда үз-үзеңне тоту кагыйдәләре белән танышты.

- Без атнага ике тапкыр очраштык, репетицияләр ясадык, берничә бию өйрәндек. Бу бәйрәм безгә яхшы бию әзерлеге, борынгы биюләрне өйрәнү мөмкинлеге бирә. Һәм, әлбәттә, бу - шатлык хисләре кичерү өчен менә дигән мөмкинлек, – диде З. Исмәгыйлев исемендәге Уфа дәүләт сәнгать институты вәкиле Лилия Гыйниятова.

Фото: campusufa.ru

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас