Бүген иртән Уфаның 1нче лицееннан балаларны һәм хезмәткәрләрне эвакуацияләгәннәр. Урынга янгын сүндерү машиналары килгән.
"Башинформ" мәгълүмат агентлыгына Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы матбугат хезмәтендә аңлатуларынча, янгын сүндерү сигнализациясе ялгыш эшләп киткән.
Әлеге вакытта уку йорты штат режимында эшли.
Фото: "Башинформ"