

Басу хезмәтчәннәре ел дәвамында башкарган тырыш хезмәтен тәмамлап, берникадәр ялга туктаган вакытта терлекчеләр өчен иң җаваплы, мәшәкатьле чор башлана. Малларны уңышлы кышлату – җәйдән үк хәстәрлек күрү нәтиҗәсе. Терлекчелек тармагында эшләүчеләрнең еллар сынаган төп кагыйдәсе дә халык мәкаленнән килә: “Чанаңны җәй әзерлә”. Илеш районының М. Гәрәев исемендәге кооперативының Бишкурай сөтчелек фермасы хезмәткәрләре дә шушы хакыйкатькә таянып эш итә: рационны төгәл исәплиләр, малларның сәламәтлеген даими күзәтеп торалар.
Бүген районның барлык агросәнәгать предприятиеләрендә дә малларны кышкы шартларда тукландыру җайга салынган. Эшне алдан уйлап һәм оешкан төстә башкару үз нәтиҗәсен бирә: сыйфатлы азык муллыгы, зооветеринария таләпләрен үтәү, район буенча көндәлек савым һәм сатылган сөт күләме күрсәткечләренең узган елдагы белән чагыштырганда югарырак булачагына ышаныч тудыра. Елдагыча, “Урожай”, “Урал” җәмгыятьләре, М. Гәрәев исемендәге кооператив бүген дә иң күп сөт җитештерүчеләр рәтендә. Бу — терлекчеләрнең тырыш хезмәте нәтиҗәсе.
М. Гәрәев исемендәге кооперативта мал кышлату яхшы оештырылган. Бишкурай һәм Иләкшиде фермалары да вакытында ремонтланган: түбәләр алыштырылган, идәнгә бетон түшәлгән, территорияләр тирестән чистартылган, стеналар агартып-буялган, тирес чыгару механизмы яңартылган. Салам, силос, сенаж, печән җәйдән үк ферма янында тупланган, һәр шартлы баш малга норматив таләпләргә туры килгән күләмдә азык берәмлеге хәзерләнгән. Шуңа күрә фермада мал азыгы терлекләр алдыннан тәүлек әйләнәсенә өзелми.
Иләкшиде, Төйлегән, Бишкурай сөтчелек фермаларында бүген 1562 баш мөгезле эре терлек асрала, шуларның 500е — савым сыерлары. Ел башыннан 48432 центнер сөт сатылган, бу узган елның шушы чоры белән чагыштырганда, 6184 центнерга күбрәк.
Бишкурай сөтчелек фермасында маллар өчен уңайлы шартлар тудырылган. Биредә 590 баш кара-чуар токымлы мөгезле эре терлек асрала, шуларның 280е — савым сыеры. Кооперативта көненә 127 центнер сөт җитештерелә, шуның 70 центнеры әлеге фермага туры килә. Көн саен майлылыгы 4,6 процент булган 122,1 центнер продукция сатуга чыгарыла. Мондый югары күрсәткечләргә терлекләрне балансланган рацион нигезендә ашату һәм яшь терлекне дөрес үстерү нәтиҗәсендә ирешелә.
Ферма мөдире Эльвира Маннанова сүзләренчә, рациондагы фураж, силос, сенаж, печән, патока, премикс, түп — барысы да махсус агрегат ярдәмендә үлчәнеп, катнаштырылып бирелә. Мондый сыйфатлы катнашазык маллар алдына көненә ике тапкыр салына. Әзерләнгән азыкны Рәсүл Солтангәрәев белән Илфир Гыйльданов “Хозяин” агрегаты белән вакытында тараталар. Рационга өстәмә рәвештә ылыслы энергетик кушылма да керә. Ул терлек организмында файдалы микрофлораны арттыру, продуктлылыкны күтәрү, кетоз, ацидоз кебек авырулар вакытында организмны ныгыту, аппетитны яхшырту һәм метаболизмны көйләү өчен кулланыла. Терлекләр алдында акбур белән тоз да даими тора. Болар барысы да сөт җитештерүне арттыруга булышлык итә.
Терлекчелектә күп кенә эшләр механикалаштырылып башкарылса да, бу кешенең кул көчен, игътибарын һәм җан җылысын таләп итә торган хезмәт. Малларга да елмаюлы караш, назлы сүз кирәк. Бишкурай фермасында алдынгы савучы Земфира Гәрәева ун ай эчендә һәр сыердан 10197 килограмм сөт савып, республика күләмендә машина белән сыер саву буенча иң яхшы 5 оператор исемлегенә керде. Үз һөнәрен яхшы белгән тәҗрибәле хезмәткәр коллективта да, гаиләсендә дә ихтирам казанган. Рида Сәлимова да — хуҗалыкта хөрмәт казанган хезмәтчәннәрнең берсе. Озак еллар биредә эшләгән савучы лаеклы ялга чыкса да, бүген дә сафта.
Саву аппаратларының көйле эшләве, техниканың төзеклеге өчен җавап бирүче оператор Зөфәр Төхвәтов та бурычларын намус белән үти. Аның тырышлыгы нәтиҗәсендә фермада механизакалаштырылган җиһазлар ватылусыз эшли.
Яшь үрчем алуга да кооперативта зур игътибар бирелә. Яңа туган бозауларга Рәйлә Даутова белән Гөлфирә Гыйльданова тиешле тәрбия күрсәтә. Терлекчеләр Илгиз Маннанов һәм Айрат Даутов та үзләренә йөкләтелгән эшне төгәл, җаваплы башкара. Тәҗрибәле хезмәткәрләр тәүлеклек артымны уртача 600-750 граммга җиткерә.
Ветеринария табибы Валерик Латыйпов терлекләрнең сәламәтлеген даими контрольдә тота.
Малларны ясалма орлыкландыру да кооперативта тиешле дәрәҗәдә оештырылган. Бу җаваплы эшне Урал Хәмидуллин башкара. Бүгенге көнгә 633 баш бозау алынган.
Хезмәт хакы кооперативта вакытында түләнә. Эшчеләрнең хезмәте нәтиҗәлелеге буенча бәяләнә, алдынгыларның тырышлыгына тиешле дәрәҗәдә бәя бирелә.
Кооперативта кышлату уңышлы башланды. Һәр тармакта эшнең көйле баруы, табышны арттыру юлларын эзләү, хезмәткәрләрнең бердәм тырышлыгы хуҗалыкның ныклы үсешен тәэмин итә.
Лилия Йосыпова.
Илеш районы.