Дүртөйле Мәдәният сараенда алма төшәр урын да юк, Таһир Әнгам улы белән хушлашырга җыелучылар шулкадәр күп иде.
Ул нефть тармагында хезмәт салды. Депутатларның район Советы рәисе. “Дулкын” әдәби иҗат берләшмәсенең башлап йөрүчеләренең берсе дә булды. Күпкырлы талант иясе иде ул: ихлас, самими шигырьләре беркемне дә битараф калдырмады. Үзе баянда уйный, үзе җырлый иде.
Искиткеч ярдәмчел, ачык йөзле булганы өчен аны яше-карты тирән хөрмәт итте. Артык тыйнак та иде ул, беркайчан шигырьләремне бастырыгыз әле дип йөрмәде, әмма без, "Кызыл таң", "Тулпар" журналистлары, аның зур талант икәнлеген күреп, иҗат җимешләрен басмаларыбыз битләрендә даими бастырып килдек. "Кызыл таң" редакциясендә аның “Ачам күңелем серләрен” исемле үзнәшер китабы да дөнья күрде.
Хуш, хөрмәтле Таһир Әнгам улы! Синең безнең арадан мәңгелеккә китеп баруыңа йөрәк ышанмый, урының оҗмах түрләрендә булсын! Әле берничә көн элек кенә ул безгә яңа гына язган шигырьләрен салган иде. Бүген аларны укып, сискәнеп тә куясың, гүя укучылары белән хушлашкандай, әйтер сүзләрен әйтеп калырга омтылгандай тоела. Менә шушы соңгы шигырьләренең бер-икесен игътибарыгызга тәкъдим итәбез.
Бәхил бул, дустыбыз! Синең хактагы якты истәлекләр гомергә йөрәк түрләребездә яшәр.
Фото: Якуповларның гаилә архивыннан.
Укучыма
Хөрмәтле шигырь укучым,
Бар сиңа әйтер сүзем;
Кеше соңрак ни сөйләмәс -
Язып калдырам үзем.
Мин – бөек татар халкының
Бер гади улы булам,
Тыштан тыныч күренсәм дә,
Эчтән ут чәчеп торам;
Йөзем якты, сүзем үтә,
Эшне төшермим кулдан,
Башны горур тотып атлыйм
Милләтем барган юлдан;
Туган илемне, җиремне,
Телемне яклап янам,
Шуңа да һәрбер шигырьне
Анам телендә язам;
Балаларны, дусларымны
Чын күңелдән яратам,
Көч-дәртемне мохтаҗларга
Жәлләмичә таратам.
Аралар өзек булмасын,
Кулыңны кулга алам;
Иртәгә таң атуына
Мин һичшиксез ышанам.
Кеше соңрак ни сөйләмәс ...
Сөйләсен, соң ни була?!
Сөйләсәләр, исемең һәрчак
Халык күңелендә була!
Ходай биргән гомер
Ходай биргән гомер җитмәс кебек
Эчәр суларымны эчәргә;
Өлешемә төшкән көмеш табып,
Хыял диңгеземне кичәргә;
Кирәкмәгән кешеләрне күреп,
Араларны кыю өзәргә;
Дуслар белән бергә, тезләнмичә,
Язмыш сынавына түзәргә;
Балаларны, оныкларны җыеп,
Бер туйганчы кочып сөяргә;
Ил алдында, башны горур тотып,
Юкка яшәмәдем, дияргә!...
Беләм, Җиргә кеше ике килми.
Алтмыш яшьне күптән үтсәм дә,
Ходай биргән гомер барыбер аз,
Миңа әллә ниләр дисәң дә!
Таһир Якупов.