+5 °С
Болытлы
VKOKTelegramMaxБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Яңалыклар
14 декабрь 2025, 16:34

Башкорт теле көне чараларга бай

Бүген, 14 декабрьдә, Башкортстанда Башкорт теле көне билгеләп үтелә. Бәйрәмне республика Башлыгы Радий Хәбиров 2019 елда гамәлгә куйды. Аның максаты - Русия халыкларының күптөрлелеген хуплап, башкорт телен саклау һәм үстерү.

Башкорт теле көне чараларга бай
Башкорт теле көне чараларга бай

Бәйрәмнең датасы очраклы гына сайланмаган: ул күренекле шагыйрь һәм мәгърифәтче Мифтахетдин Акмулланың туган көненә туры китерелгән. Аның хөрмәтенә Башкорт дәүләт педагогика университеты аталган, ул традицион рәвештә бәйрәм итүнең төп мәйданчыкларының берсенә әверелә.

Мифтахетдин Акмулла исеме Башкорт дәүләт педагогика университетына 2006 елда бирелгән. Ә 2008 елда югары уку йортының төп корпусы каршындагы мәйданда бөек мәгърифәтчегә һәйкәл куелды, ул университет символларының берсенә әверелде.

Бәйрәм уңаеннан Мифтахетдин Акмулла һәйкәленә чәчәкләр салу тантанасы булды. Анда хакимият органнары һәм иҗтимагый оешмалар вәкилләре, Башкортстан югары уку йортлары һәм көллиятләре студентлары һәм укытучылары катнашты.

Башкортстанның Дәүләт җыелышы-Корылтай Рәисе урынбасары Тамара Таңсыккужина җыелучыларны бәйрәм белән котлады.

- Безнең республикада Башкорт теле көнендә Мифтахетдин Акмулла һәйкәленә чәчәкләр салу һәм башкорт теленең ничек матур яңгыравын тагын бер кат раслау традициясе барлыкка килде. Башкортстан җитәкчелеге туган телебезне саклау өчен бик күп эшләр башкара, аны үстерү өчен шартлар булдыра. Бу - безнең бурычыбыз, һәм бу көнне студентларыбызны хөрмәтләү һәм аларга Акмулла исемендәге стипендия тапшыру бик күңелле, - диде ул.

- Университетта без башкорт телен үстерү, шулай ук «Урал батыр» эпосын саклау буенча зур эш башкарабыз. Бездә башкорт фольклорының фәнни-тикшеренү үзәге булдырылды, безгә туган телебезне җиткергән барлык мәгърифәтчеләрне хәтерлибез һәм өйрәнәбез, – диде М. Акмулла исемендәне Башкорт дәүләт педагогия университеты ректоры Салават Сәгыйтов.

Фото: Алия Кашафутдинова

Автор: Ример Насретдинов
Читайте нас