+14 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Яңалыклар
16 Декабря 2025, 03:45

Бәйдәге этне бүреләр ботарлаган

Хуҗасы атлар өчен дә борчыла.

Бәйдәге этне бүреләр ботарлаганБәйдәге этне бүреләр ботарлаган
Бәйдәге этне бүреләр ботарлаган

Бөрҗән районының Мәһәди авылында бүреләр бәйдә торган этне ботарлаган. Иртән маллар ашатырга чыккан йорт хуҗасы ихатада аның калдыкларына тап булган.

Видеоязмада урманга терәлеп торган йорт тирәли бүреләрнең күпсанлы эзләре күренә. Данил Гариуллин сүзләренчә, карда берничә ерткыч эзе күренә, аларның утардагы атларга һөҗүм итү куркынычы бар.

“Иртәнге 9-10нар тирәсендә атларны ашатырга чыктым. Мине коточкыч күренеш каршы алды: бәйдәге этне бүреләр ботарлаган, аның башы гына калган. Ерткычлар атларга да һөҗүм итәргә мөмкин, бу бик куркыныч”, – дип сөйли Данил.

Фото: "Моя Уфа"

Автор:Резида Валитова
Читайте нас