+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Яңалыклар
16 декабрь 2025, 13:55

Бәйрәмнәрдә чүп түгү графигы расланган

Башкортстан табигатьтән файдалану һәм экология министры Нияз Фазылов «Башинформ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә хәбәр иткәнчә, Яңа ел бәйрәмнәре вакытында чүп-чарны чыгару, узган еллардагы кебек үк, көчәйтелгән режимда оештырылачак.

Бәйрәмнәрдә чүп түгү графигы расланганБәйрәмнәрдә чүп түгү графигы расланган
Бәйрәмнәрдә чүп түгү графигы расланган

- Гадәттәгечә, чүп-чарның барлыкка килү күләме 30 декабрьдән 3-4 гыйнварга кадәр арта. Төбәкнең Экология министрлыгы җитәкчелегендә оператив штаб оештырылды. Без чүп-чар белән бәйле инцидентларны көн саен хәл итү өчен төбәк операторлары белән ВКС үткәрә башладык инде. 2026 елның гыйнварына барлык муниципалитетлар буенча калдыкларны чыгару графигы расланды: ул шәһәрләрдә һәм район үзәкләрендә - көн саен, башка торак пунктларда өч көнгә бер тапкыр чыгарылачак.

Быел аларның техникасы артты. Техника контейнер мәйданчыкларына барып җитсен өчен муниципалитетлар һәм регоператорларның үзара хезмәттәшлек алгоритмнары җайга салынган. Яңа ел бәйрәмнәрендә кизү хезмәтләр эше оештырылачак. Гомумән алганда, калдыклар белән эш итү тармагы санлаштырылды, теләсә нинди өзеклек яисә график бозылуны без онлайн күрәбез. Шуңа күрә, узган еллардагы кебек үк, без калдыкларны өзлексез чыгарырга планлаштырабыз, - диде Нияз Фазылов.

Чүп-чарны чыгару буенча барлык проблемалы мәсьәләләр буенча халык министрлыкның тәүлек буе эшли торган линиясенә — +7 (34-72) 18-04-30, 218-04-01 саннары буенча диспетчерлык хезмәтенә, социаль челтәренә, шулай ук төбәк операторларның "кайнар линия"ләренә һәм муниципалитетларның диспетчерлык хезмәтләренә мөрәҗәгать итә ала.

Фото: "Башинформ"

Автор:Резида Валитова
Читайте нас