+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Яңалыклар
16 декабрь 2025, 06:11

Дөнья дәрәҗәсендә билгеле Геном үзәге бездә урнашкан!

Дөнья дәрәҗәсендәге Евразия НОЦ Уфа кампусының Геном үзәге сафка кертелгән объектлар исемлегенә кертелде. Бу хакта Русия Хөкүмәте Рәисе урынбасары Дмитрий Чернышенко Премьер-министр Михаил Мишустин рәислегендә узган оператив киңәшмәдә хәбәр итте.

Дөнья дәрәҗәсендә билгеле Геном үзәге бездә урнашкан!Дөнья дәрәҗәсендә билгеле Геном үзәге бездә урнашкан!
Дөнья дәрәҗәсендә билгеле Геном үзәге бездә урнашкан!

- Кампусларның 29 объекты файдалануга тапшырылды инде. Шул исәптән Президентка тәкъдим иткән Бауман исемендәге МГТУ кампусы да. Шулай ук Новосибирскида уку корпусы һәм 690 урынлык тулай тораклар комплексы файдалануга тапшырылды, Түбән Новгородта – 1359 урынлык 8 корпус, Калининградта – 2 корпус (күпфункцияле үзәк һәм китапханә белән уртак аудитория), Чиләбедә – 336 урынлык комплекс һәм Уфада Геном үзәге, – дип сөйләде Дмитрий Чернышенко.

Дөнья дәрәҗәсендәге Евразия НОЦ Уфа кампусының Геном үзәге быел апрельдә сафка кертелде. Биредә кеше, үсемлек һәм хайваннар генетикасы өлкәсендәге геном мәгълүматларын эшкәртү өчен интеллектуаль геномика үзәге урнашкан. Шулай ук, мәйданчыкта мәгълүмат технологияләре өлкәсендә квалификацияле белгечләр әзерләү өчен илдә иң эре «Школа-21+» программалаштыру мәктәбе урнашкан. Мәктәп Башкортстан Хөкүмәте һәм «Сбер»ның үзара хезмәттәшлеге нәтиҗәсендә ачылды.

Фото: pravitelstvorb.ru

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас