Русия Президенты Владимир Путинның 2030 елга илдә спорт белән даими шөгыльләнүчеләр санын халыкның гомум өлешеннән 70 процентка җиткерү бурычын тормышка ашыру кысаларында Башкортстанда да колачлы эшчәнлек алып барыла. Бу җәһәттән Радий Хәбиров Башкортстан җитәкчелегенә килгәннән соң төбәктә физкультура-спорт, сәламәтләндерү объектлары төзү, тренажер һәм уен мәйданчыклары булдыру юнәлешендә эш аеруча киң колач алды. Янә бер мөһим юнәлеш – Радий Фәрит улы һәр район үзәгендә бассейн булдыру бурычын куйды һәм соңгы җиде ел дәвамында ул максатлы рәвештә тормышка ашырылып килә.
Шушы көннәрдә Федоровка районы халкы да бассейнлы булды. Узган җомгада район үзәгендә мөһим спорт объектын ачу тантанасы узды. Тантаналы чарада Башкортстанның спорт министры урынбасары Артем Новиков, Федоровка районы хакимияте башлыгы Венер Насретдинов, төзүче оешмадан җаваплы вәкилләр, башка мәртәбәле кунаклар катнашты.
– Федоровка авылында бассейн төзелеше 2018 елда “Башкортстанның 100 еллыгына 100 объект” проекты кысаларында башланды. Кызганычка каршы, аерым сәбәпләргә бәйле төзелеш сузылды. Монда инде ковид чорына бәйле, аннан соңгы катлаулы вәзгыятьне дә, төзелешкә алынган беренче подрядчыларның намуслы эш итмәвен дә атап үтәргә кирәк. Әмма шушыларга карамастан, Башкортстан Башлыгы Радий Хәбировның, республика Хөкүмәтенең зур ярдәме белән без объект төзелешен ахырынача башкарып чыгуга ирештек. Моның өчен барлык федоровкалы-лар исеменнән республика җитәкчелегенә ихлас рәхмәт сүзләрен җиткерәм, – диде тантанадагы чыгышында Венер Насретдинов.
Венер Фәрит улы белдерүенчә, яңа спорт корылмасы барлык заман таләпләренә җавап бирә. 25 метрлы бассейнда киенү-чишенү бүлмәләре, душлар, сауна, сәламәтлек мөмкинлекләре чикле кешеләр өчен бөтен тиешле шартлар тудырылган, су заманча корылмаларда тиешле чистарту үтә. Биредә йөзү, су гимнастикасы буенча күнекмәләр үткәрү, спортчыларны ярышларга әзерләү өчен бөтен мөмкинлекләр бар.
— Бассейн — Федоровка районының 90 еллыгына искиткеч бүләк! Аның Яңа ел алдыннан һәм Русия Конституциясе көнендә ачылуы шулай ук символик мәгънәгә ия. Димәк, без елны уңышлы тәмамлыйбыз, ә биредә шөгыльләнәчәк Федоровка спортчылары, һичшиксез, республиканың һәм Русиянең спорт данын арттырыр! — диде чыгышында Венер Насретдинов.
Республиканың спорт министры урынбасары Артем Новиков та яңа объектка югары бәһа бирде.
— Хөкүмәт Премьер-министры урынбасары, спорт министры Руслан Хәбибов исеменнән барлык Федоровка районы халкын әлеге мөһим вакыйга уңаеннан ихлас тәбрик итәм! Әлеге объект, һичшиксез, ил Президенты Владимир Путин куйган максатка ирешергә ярдәм итәр, дип ышанам. Шуңа да бассейнга балалар һәм яшьләр генә түгел, урта буын һәм өлкән яшьтәгеләр дә күпләп йөрер, сәламәтлеген ныгытыр дигән теләктә калам. Һәм, әлбәттә, һәркемнең сәламәт тормыш рәвеше алып баруын телим! — диде ул чыгышында.
Арытаба төзүче оешма вәкиле бассейнны да берләштергән Федоровка авылының физкультура-сәламәтләндерү комплексы директоры Альфред Кашаевка яңа объекттан символик ачкыч тапшырды. Ул үз чиратында шундый зур бүләк өчен республика һәм район җитәкчелегенә, төзүчеләргә ихлас рәхмәт сүзләрен җиткерде.
Тантаналы өлештән соң җитәкчелек һәм килгән кунаклар бассейн бинасы эченә үтте. 982 квадрат метр мәйданлы ике катлы бина төзелеше 159,46 миллион сумга төшкән. Бассейнның үзенә килгәндә, ул 25 метр озынлыктагы дүрт йөзү юлын берләштерә. Беренче су керүчеләр бассейндагы уңайлыкларны сынарга өлгергән дә инде.
— Бассейн бинасына керү белән ягымлы персонал каршы ала. Гардероб, кирәк булса, медицина кабинеты эшли. Чишенү-киенү бүлмәләре уңайлы, җылы, душлар, сауна бар. Бассейндагы су да җылы һәм чип-чиста, үзенә бер җан рәхәте! — дип уртаклашты алар.
Бассейн бинасын караганнан соң җитәкчелек янәшәдәге физкультура-сәламәтләндерү комплексы эше белән дә танышты. Биредә алар тренажер залын карады, зур спорт залында футбол уйнаучы мәктәп укучылары һәм тренерлар белән аралашты. Артем Новиков спорт объектлары эшеннән дә, гомумән, Федоровка районында физкультура-спорт үсешеннән дә канәгать калуын, биредә бу юнәлештә киң мөмкинлекләр булдырылуын билгеләде. Хәзер заманча бассейнлы да булган Федоровка төбәге спортчыларына яңадан-яңа җиңүләр яуларга язсын!
Илдар Фазлетдинов.
Федоровка районы.