+24 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Яңалыклар
16 декабрь 2025, 04:22

Сәламәт тормышка омтылып яшиләр

Аскын районының Гөмбә авылында оештырылган чарадан беркем дә читтә калмады

Сәламәт тормышка омтылып яшиләрСәламәт тормышка омтылып яшиләр
Сәламәт тормышка омтылып яшиләр
Республикада аек һәм сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау, халыкны жәмәгать тормышында катнашуга җәлеп итү, үсеп килүче буынны ватанпәрвәрлек рухында тәрбияләү, тарихи, мәдәни һәм дини традицияләрне тергезү кебек максатларны күз уңында да тотып оештырылган “Аек авыл” конкурсын һәркем белә, аның асылын барыбыз да аңлыйбыз. Аскын районында да авыллар “Аек авыл” конкурсында актив катнаша һәм республика дәрәҗәсендә дә зур уңышларга ирешә, җиңүләр яулый.

Шушы көннәрдә Гөмбә авылында “Агы барның – сые бар” дип аталган күркәм чара үтте. Бу бәйрәм ел дәвамында башкарылган эшләрне йомгаклау чарасы булып торды. Бәйрәмдә Гөмбә, Билгеш, Кашка, Әмир авылларының уңган-булган хуҗабикәләре катнашты. Алар сөт ризыкларыннан мул күргәзмә-табын әзерләгән иде. Һәр авыл һәм өстәл хуҗабикәләре матур итеп җырлар башкарды, осталык дәресләре күрсәтте. Хуҗалар буларак, чараны Гөмбә авылы вәкилләре ачты һәм кызыл эремчек әзерләү күренешен тәкъдим итте. Аның файдасы хакында да бик матур итеп сөйләп үттеләр. Ә Билгеш авылы хуҗабикәләре тәмле йогурт ясау рецепты белән уртаклашты һәм шулай ук май язу күренешен күрсәтте. Кашка авылы уңганнары корытның файдасы турында җентекләп сөйләде. Моңлы һәм күңелле җырлар чараны тагын да җанландырып, ямьләндереп җибәрде.

Шуны да әйтеп үтәргә кирәк, мул итеп корылган табыннар күргәзмәсеннән тыш, клуб эче әбиләребезнең сандыкларында сакланган чагу паласлар, төрле ысуллар белән чигелгән тастымаллар, мендәрләр белән матур һәм зәвыклы итеп бизәлгән иде. Әбиләребез саклаган комарткылар алтын куллы, тырыш, матурлыкка гашыйк халкыбыз белән горурлану хисе уята.

Район хакимиятенең мәдәният, спорт һәм яшьләр сәясәте идарәсе җитәкчесе һәм “Аек авыл” республика конкурсының Кашка авылы биләмәсе кураторы Гөлзифа Мөхәммәтдинова гөмбәлеләргә уңышлар һәм җиңүгә ирешүләрен теләде. Ул куратор буларак, нинди генә сорау белән мөрәҗәгать итсәләр дә, ярдәмсез калдырмый, һәрчак булышып тора. Төрле чараларны, бәйрәмнәрне бергәләп киңәшләшеп, матур итеп оештыралар.
Кашка авыл биләмәсе хакимияте башлыгы Ринат Галәветдинов шушы күркәм чараны оештыручыларга Рәхмәт хатлары тапшырды һәм киләчәктә дә шулай актив булып, аек һәм сәламәт тормышка омтылып, һәрчак бердәмлектә авылның утын сүндерми, аны ямьләп яшәргә өндәде.

Бәйге чикләрендә генә түгел, болай да авылда бик күп эшләр башкарыла. “Бердәмлектә – көч” дигән девизга таянып яши биредә халык. Бар нәрсә оешкан төстә эшләнә: өмәләр, урамнарны тәртипкә китерү, төрле чаралар үткәрү дисеңме?! Берләшеп, әлеге вакытта махсус хәрби операциядә катнашучы якташларга һәрьяклап ярдәм күрсәтәләр: токмач та кисәләр, тушенкасын да әзерлиләр, маскировка челтәрләре дә үрәләр. Авыл халкы бүгенге көндә махсус хәрби операциядә катнашучы авылдашлары белән горурлана һәм егетләрнең Җиңү белән исән-имин әйләнеп кайтуын көтә.

Менә шундый тату, тырыш, һәрвакыт бердәм, актив булулары белән аерылып торулары аларга “Аек авыл-2025” республика конкурсының муниципаль этабында җиңү яуларга этәргеч булды да инде.

Сөмбел ӘСЛӘМОВА.

 

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас