+13 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Яңалыклар
16 Декабря 2025, 14:34

Уфа кампусы резиденты техник белгечлекләр буенча диссовет төзеде

Советны төзү турында карар Русия Фән һәм югары белем министрлыгы тарафыннан кабул ителде.

Уфа кампусы резиденты техник белгечлекләр буенча диссовет төзедеУфа кампусы резиденты техник белгечлекләр буенча диссовет төзеде
Уфа кампусы резиденты техник белгечлекләр буенча диссовет төзеде

Евразия НОЦ вузара студентлар кампусы резиденты булган Уфа Фән һәм технологияләр университеты «Машина төзелеше технологиясе» һәм «Металл белеме һәм металл һәм эретмәләрне термик эшкәртү» техник фәнни белгечлекләре буенча Диссертация советы ачты.

Диссоветның эше УУНиТ аспирантурасын тәмамлаучыларның һөнәри дәрәҗәсен күтәрүне тәэмин итүгә, машиналар ясау өчен яңа технологияләр һәм җайланмалар эшләү, машина төзелеше производствосын автоматлаштыру, ремонтлау һәм нәтиҗәлелеген арттыру буенча карарлар булдыру, шулай ук материаллар белеме, яңа эретмәләр һәм аларны эшкәртү ысуллары өлкәсендә фәнни тикшеренүләр дәрәҗәсен күтәрүгә ярдәм итүгә юнәлтелгән.

Диссоветны ачу «Приоритет 2030» программасы кысаларында УУНиТның стратегик проектын гамәлгә ашыру өчен төп фактор булачак.

Фото: campusufa.ru

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас