

Бөек Ватан сугышында җиңүнең 80 еллыгы Әлшәй районының Чуракай авылы халкы өчен истәлекле вакыйга белән хәтердә калды – биредә элекке Хәрби Дан мемориал комплексы яңартылды.
Бу вакыйганы быел оештырылуына 280 ел тулган Чуракай авылында яшәүчеләр генә түгел, тирә-як төбәкләр халкы да көтеп алды. Тарихи чыганаклардан билгеле булуынча, Чуракайга 1745 елда нигез салына. Шуннан соңгы дәвердә авыл күрше төбәкләрдә гомер кичерүчеләр исәбенә тулылана. Алар арасында Әлшәй башкортлары белән бергә хәзерге Татарстанның Тукай районындагы Чуракай авылыннан күченүчеләр дә теркәлгән. Янә бер кавем – Пенза татарлары. Архив чыганакларыннан дәүләт крестьяннары сословиесендә торган татарларның тәүдә хәзерге Туймазы районы җирләрендәге Чокадытамак волостена кергән Имәнкүпер авылына нигез салуы билгеле. ХХ гасырның 30нчы елларында егермеләп гаиләдән торган бер төркем тәүдә Дәүләкән районының хәзерге Чуенчы авылы янындагы Яскаен төбәгендә урнаша, аннары инде Чуракайга күченеп, нигез яңарта.
Болар – хәзерге чорда Солтанов һәм Дилмөхәммәтов фамилиясен йөртүчеләр. Чуракай авылы тарихында Дилмөхәммәтовларның биредә күмәк хуҗалык оештырып, Куйбышев исемендәге колхозда җитәкче вазыйфалар биләве язылган. Солтановлар кавеме вәкилләре дә авыл һәм хуҗалык тарихында якты эз калдырган, атап әйткәндә, Әмир Юныс улы, мәсәлән, хезмәт уңышлары өчен “Мактау билгесе” ордены, РСФСР Югары Советының Мактау грамотасы белән бүләкләнгән.
Туганлык җепләре язмышларын берләштергән Дилмөхәммәтовлар һәм Солтановлар кавемнәренең эшен Чуракайның шәрәфле шәхесе Әмир Солтановның улы Фаил дәвам итә. Ул хезмәт юлының башында Куйбышев исемендәге колхозда баш инженер була, аннары хуҗалык җитәкчесе вазыйфасына үрләтелә. Аграр тармактагы үзгәрешләргә бәйле, Фаил Солтанов “Башкортостан” дип үзгәртелгән авыл хуҗалыгы кооперативы рәисе итеп сайлана, соңрак исә, аның нигезендә крестьян-фермер хуҗалыгы оештыра.
Авыл советы урнашкан Чуракайда Бөек Ватан сугышы яугирләренең һәм тыл батырларының якты истәлегенә Хәрби Дан мемориалы 1987 елда ачыла. Авыл халкы истәлекләреннән ачыклануынча, Октябрь инкыйлабының 70 еллыгына багышлап, ул чордагы колхоз исәбенә төзелгән объект заманы өчен гаять дәрәҗәдә күркәмлеге белән аерылып торган, аны башка төбәкләргә үрнәк итеп куйганнар хәтта. Әмма вакыт агышы аяусыз, шулай ук илдәге үзгәрешләр йогынтысы белән мемориалга игътибар кими, нәтиҗәдә яугирләр исеме уелган тактаташлар таушалып, матурлыгын югалта. Аңа ремонт таләп ителә.
Элекке колхоз вәкаләтләрен һәм шуңа бәйле авылдашлар турында тормыш-көнкүреш хәстәрлекләрен үз иңенә алган крестьян-фермер Фаил Солтановның бу аяныч хәлгә борчылуы табигый, чөнки Бөек Ватан сугышында башын салган яугирләр, җиңү белән кайткан батырлар, тылда зур тырышлык салган якташларның күбесен яхшы белә, фидакарь хезмәтләре өчен алар барысы да кадер-хөрмәткә лаек. Арада беренчеләрдән сугышка китеп, зур батырлык күрсәткән туган-тумачалары да бихисап. Кыскасы, ил азатлыгы өчен көрәшчеләрнең берсе дә онытылырга тиеш түгел. Үзе дә хәрби хезмәт үткән, изге бурычын Венгриядә үтәгәндә медальгә лаек булган Фаил Солтанов өчен болар – изге төшенчәләр.
2020 еллар башында ул Хәрби Дан объектына кулланыштан алынган артиллерия тупларын урнаштыру хәстәрлегенә бирелеп киткән иде. Фаил куйган максатына иреште. Чуракайга хәрби-кыр кухнясы корылмасын, элекке хәрби җиңел автомобиль алып кайтты. Хәзер алар Бөек Җиңү бәйрәме, авылда үткәрелүче башка патриотик чараларның һәммәсенең бизәге булып тора.
Гомерен авыл хуҗалыгына багышлап, зур уңышларга ирешеп, фидакарь намуслы хезмәте, аграр тармакта яхшы нәтиҗәләргә ирешкән өчен Башкортстанның иң югары бүләкләренең берсе – Салават Юлаев орденына лаек булган фермер – күңеле белән иҗади шәхес. Ниятен тормышка ашыруга менә шушы үзенчәлек белән бай тормыш тәҗрибәсе дә булышлык итә ир узаманына. Хәрби-патриотик юнәлештәге һәйкәлләрне өйрәнү максатында Фаил Солтанов республиканың бик күп төбәкләрендә була, хәтта Татарстанга барып чыга.
Әмма эзләнүләр юлында иң отышлы һәм уңышлысы: Башкортстанда хәрби-патриотик юнәлештә эшләүче абруйлы иҗатчыларның берсе – Дүртөйле скульпторы Фәрит Галләмов белән танышуы. Һәйкәлнең иҗади портретын тудыру өстендә алар бергә эшли, автор заказчының киңәшләрен дә исәпкә ала, әмма иң мөһиме – мемораил комплексны алар уртак тырышлык белән булдыра.
Объектта эшләр иртә яздан ук башлана, атап әйткәндә, яугирләрнең исемнәре уелган плитәләр яңартыла, аларга яңа исемнәр дә өстәлә. Шуңа бәйле, элекке обелиск урыны танымаслык булып үзгәрә, юлларга асфальт түшәлә, янәшәдәге Җиңү паркын матурлау өчен заманча материаллар кулланыла. Әмма мемориал комплексның төп казанышы – әлбәттә, Бөек Ватан сугышы яугиренә һәйкәл. Аны җыелма образ итеп билгеләү зарур, чөнки тантаналы чарада катнашкан авылдашларның һәркайсы һәйкәлдә үз туганнарының йөз чалымнарын тапты.
Хәрби Дан мемориалын яңарту, нигездә, “Урындагы башлангычларга ярдәм” программасы кысаларында тормышка ашырылса да, объектка киткән чыгымнар моның белән генә чикләнми, әлбәттә. Авылдашлар матди ярдәмнең зур гына өлешен күтәргән Фаил Солтановка аеруча рәхмәтле. Изге эшкә Әлшәйнең билгеле малтабары Наил Алтынгуҗин да кушыла һәм төзелешне техника белән тәэмин итә. Әмма иң мөһиме: башлангычны тормышка ашыруда барлык авылдашлар, шул исәптән, финанс ярдәме белән әлеге вакытта чит төбәкләрдә гомер итүчеләр дә ихлас катнаша.
Монысы инде авыл халкының бүгенге катлаулы чорда да уртак максатлар белән бердәмлектә яшәвенә мисал. Яңартылган Хәрби Дан мемориал комплексын ачу тантанасында да ачык чагылыш тапты ул, чөнки авыл күләмендәге чара район дәрәҗәсендә билгеләнеп, Шафран авыл биләмәсе хакимиятенә караган Чуракай авылының мәртәбәсен күтәрде. Шунысын да билгеләп үтик: ул күп халык катнашлыгында күтәренке рухта авыл бәйрәме төсендә үтте.
Элекке Чуракай авыл Советына караган авыллардан Бөек Ватан сугышына 267 кеше китә, шуларның 139ы гына туган якларына әйләнеп кайта. Хәзерге чорда аларның һәммәсе дә мәрхүм инде. Шуңа карамастан, ил азатлыгы өчен көрәшкәннәрнең батырлыгы бүген дә халык хәтерендә саклана. Яуда һәлак булган якташларны, тыл хезмәтчәннәрен искә алып, тантаналы чарада бер минут тынлык игълан ителде. Һәйкәлне ачу хокукы исә Фаил Әмир улы Солтановка һәм Украинада махсус хәрби операциядә катнашучы яугир Владик Гыйльметдин улы Янбирдинга бирелде. Хәзерге якты тормышыбыз, тыныч күк йөзе өчен гомерләрен аямаган авылдашлар истәлегенә ачылган һәйкәлгә чәчкәләр салынды.
Чарада дәрәҗәле кунаклар: район Советы секретаре Шамил Сәлимов, крестьян-фермер хуҗалыгы җитәкчесе Фаил Солтанов, мәдәният бүлеге җитәкчесе Миргасыйм Әкимбәтов, Рәвис хәзрәт Нургалиев, запастагы подполковник Миңнегалим Әхмәтшин, махсус хәрби операция яугире Нәзир Котлыәхмәтов, Шафран авыл биләмәсе хакимияте башлыгы Раян Татлыбаев катнаштылар. Чыгышларында алар Хәрби Дан мемориалы яңартылып, анда һәйкәл куелуын авыл һәм район тарихында гаять зур әһәмияткә ия булуын билгеләде. Хәрби-патриотик рухтагы чараның мәртәбәсен район хакимиятенең элекке башлыгы, Әлшәй төбәгенең шәрәфле шәхесе Дамир Радик улы Мостафинның ялкынлы чыгышы да күтәрде. Авыл бәйрәмендә кадерле кунаклар сыйфатында сугыш чоры балалары Хөсниямал Хәбибуллина, Мансур Халиков, Фәүзия Җәмилева, Фәния Әхмәткирәева, Галия Раянова, Гарифә Әхмәтҗанова, Мөнәфирә Кадергулова кебек хезмәт ветераннары катнашуы да чараны баетты.
Тантананы оештыруда ал-ял белмичә, зур тырышлык салган Фаил Солтанов авылдашларга бәйрәм табыны да әзерләгән. Баш пешекче Эльвира Сафина ярдәмчеләре Камил Сәхибгәрәев һәм Ришат Шәмсетдинов белән берлектә өстәлләр корып, хәрби-кыр кухнясында карабодай боткасы пешереп, авыл халкын сыйладылар. Янә дә Чуракай авыл мәдәният йорты җитәкчесе Сәрбиназ Сәяхованың тантаналы чараны бик тә килешле алып баруын билгелисе килә. Үзешчән сәнгать осталарының чыгышлары да шулай ук бәйрәмне матур бизәкләр белән балкытты.
Фәнүр Гыйльманов.