+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Яңалыклар
17 декабрь 2025, 03:39

Икесе бер көнне җирләнгән

Алар 34 ел бергә гомер итеп, бер көнне һәлак булган.

Икесе бер көнне җирләнгәнИкесе бер көнне җирләнгән
Икесе бер көнне җирләнгән

Башкортстанның Дәүләкән районында ирле-хатынлы Камалетдиновлар - 58 яшьлек Фаиз һәм 56 яшьлек Рәшидәнең гомерен өзгән авария Дәүләкән-Толбазы автоюлының 17нче чакрымында була. "Chery Tiggo" водителе идарә итүне башкара алмаган һәм гаилә пары барган "Лада Гранта" белән бәрелешкән.

Бәрелү шулкадәр көчле була ки, Фаиз белән Рәшидә һәлакәт урынында җан бирә.

Ир белән хатын Дәүләкән районының Мәкәш авылында яшәгән. Фаиз Миңнегәрәй улы тумышы белән шушы авылдан, Рәшидә Шаһарьяр кызы күрше Алга авылыннан. Алар 1991 елда өйләнешкән, кызлары Лиана һәм уллары Илнар туган.

"Минем әти-әнием һәрвакыт хәвефсезлек каешын эләктерә иде, әти һәрвакыт тизлек режимын саклады", - дип уртаклашты кызлары Лиана.

34 ел бергә яшәгән ир белән хатынны бер көнне туган районында җирләгәннәр.

Мәрхүмнәрнең якыннарына сабырлык телибез.

Фото: "Моя Уфа"

Икесе бер көнне җирләнгән
Икесе бер көнне җирләнгән
Икесе бер көнне җирләнгән
Автор:Резида Валитова
Читайте нас