

Синоптиклар декабрь ахыры һәм гыйнвар башына һава торышы фаразын аныклады. "Гисметео" хезмәте мәгълүматларына караганда, кар яву ел ахырына якынрак тәмамланачак. Кышкы температура уңайлы булачак: көндез термометрлар -6, -10 градуска кадәр күрсәтәчәк. Төнлә -12 градуска кадәр суытачак.
Яңа елның беренче көннәре явым-төшемсез узачак. Уртача кар яву төбәккә 4 гыйнварда әйләнеп кайтачак. Ләкин каникуллар ахырына көчәячәк.
Гыйнварның беренче ун көнендә көчле салкыннар булмаячак. Температура тотрыклы булачак: көндез -10нан -13 градуска кадәр, төнлә -16 градуска кадәр салкынайтачак.
Фото: Башинформ