

Конкурс икенче мәртәбә уздырылды һәм аңа 159 эш тәкъдим ителде. Нәтиҗәдә, Эксперт советы «Дөреслек», «Җаваплылык», «Батырлык», «Ел гамәле» һәм «Сизгер йөрәк» дип аталган биш номинациядә 20 җиңүчене сайлады.
— Бүген бу республика журналистларының төп иҗади ярышы, - дип белдерде бүләкләү тантанасында Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров. - Безнең көннәрдә, социаль челтәрләрнең һәр кулланучысы диярлек яңалыкларның авторы була алганда, профессиональ журналистика гаделлек һәм объективлык үлчәме булып кала бирә. Сез яңалыклар гына әзерләп калмыйча, көннең гомуми картинасын төзисез, республикабызда яшәүче меңләгән кешенең иҗтимагый фикерен формалаштырасыз. Аларның йөрәкләренә мөһим вакыйгаларга эмоциональ бәя бирәсез, социаль оптимизмны, яхшылыкка ышанычны ныгытасыз.
Республика Башлыгы махсус хәрби операция темасын яктыртуга аерым игътибар бирде.
Конкурс кысаларында узган елның 1 сентябреннән агымдагы елның 31 августына кадәр бастырылган яисә эфирга чыккан мәгълүмати, аналитик, публицистик материалларга, теле - һәм радиопрограммаларга бәя бирелә.
Фото: resbash.ru