

- Мин кондуктор булып эшлим, көн саен минем яннан йөзләрчә, хәтта меңнәрчә кеше уза, һәркайсының үз холкы һәм тормыш шартлары. Аңламыйм: ни өчен пассажирлар үзләрен кондуктор адресына ниндидер ямьсез сүз әйтергә бурычлы дип саный? Ә бит кондуктор көне буе автобуста берүзе, ә кешеләр ташкыны бетми, һәм барысына да ярарга мөмкин түгел! Ни өчен кешеләр кондукторлар аларга нәрсәдер тиеш дип уйлый?
Шушы көннәрдә соңгы рейста ике кыз керде, шунда ук утырдылар. Берничә минуттан алар янына киләм һәм, ачыктан-ачык ризасызлык белдереп, бик каты сүгенү сүзләре ишетәм. Ачыкланганча, мин аларга тыныч кына ашарга һәм сыра эчәргә комачаулаганмын! Имеш, соңрак килергә дә мөмкин булган. Һәм аларны минем үз вазыйфаларымны үтәргә килүем бөтенләй уңайсызландырмады. Билет биргәч, мин читкә киттем һәм күпмедер вакыт үз адресыма сүгенү сүзләрен тыңларга мәҗбүр булдым.
Мин аларга кисәтү ясарга тырышып карагач, үзем турында тагын бик күп «ягымлы» сүзләр ишеттем. Минем нервыларым чыдый алмады, һәм мин видеоязманы кабыздым. Һәм шунда могҗиза булды: кызлар шундук матур сүзләргә күчте һәм миңа «Сез» дип мөрәҗәгать итә башлады!
Кондуктор, сатучы яки хезмәт күрсәтү өлкәсенең теләсә кайсы башка хезмәткәре мондый мөнәсәбәткә нәрсәсе белән лаек? Ни өчен кешеләр сүз белән башка кешене рәнҗетергә омтыла? Сез миннән нәрсәгез белән яхшырак?
Кызлар үзләреннән соң чүп өеме калдырып чыгып китте, ишекләр ябылганда миңа янә ямьсез сүзләр кычкырды. Үзем өчен уңйсыз, алар өчен оят булды. Булачак әниләр, кемгәдер хатын, кемгәдер килен булачак та бит әле болар...
Фото: соцаль челтәрдән.