

Дүртөйле районының Мәскәү авылы янында “Kia Sportage” һәм йөк машинасы бәрелешкәннәр. Нәтиҗәдә, кроссовердагы өч кеше зыян күргән, дип хәбәр итәләр Гадәттән тыш хәлләр буенча дәүләт комитетыннан. Коткаручылар 33 яшьлек хатын-кызны чит ил машинасыннан чыгарган һәм ашыгыч ярдәм каретасына тапшырган. 32 яшьлек водитель һәм 30 яшьлек пассажир дәваханәгә озатылганнар.
Гадәттән тыш хәлләр буенча дәүләт комитеты коткаручылары Нуриман районында трассада тоткарланып калган водительгә ярдәмгә килгән. Дәүләт комитеты матбугат хезмәтеннән хәбәр итүләренчә, хезмәткәрләр ирне үз машиналарында җылыткан, аннары автомобилен кабызырга ярдәм иткән.
“Катлаулы хәлләргә тарыганда 112 санына шалтыратыгыз”, — дип искә төшерә дәүләт комитеты хезмәткәрләре.
Бүздәк районында исерек килеш берничә тапкыр руль артына утырган 19 яшьлек водительгә реаль срок бирелгән.
Башкортстан Прокуратурасы мәгълүматлары буенча, быел июльдә әлеге ир, элегрәк исерек килеш машина йөрткән өчен җаваплылыкка тарттырылган булуына карамастан, яңадан дустының машинасы руле артына утырган.
Бүздәк районы территориясендә аны автоинспекторлар туктатырга тырышып караган, әмма җинаятьче законлы таләпләрне үтәмәгән, качарга маташкан. Аны куып тотканнар.
Медицина тикшеренүе аның исерек булуын күрсәткән. Гаепләнүче гаебен таныган.
Суд аны колония-поселениедә 4 айга иркеннән мәхрүм иткән. Хәзер ул транспорт чараларына идарә итүгә бәйле эшчәнлек белән 4 ел шөгыльләнә алмаячак.
Октябрьский шәһәрендә яшәүче 37 яшьлек кеше исерек килеш руль артына утырган өчен иркеннән һәм машинасыннан мәхрүм ителгән. Башкортстан Прокуратурасы матбугат хезмәте мәгълүматлары буенча, узган елның апрелендә һәм агымдагы елның гыйнварында юл-патруль хезмәткәрләре “Kia Sportage” маркалы автомобильне туктаткан. Документларны тикшергәндә машина йөртүчедә исереклек билгеләре ачыкланган. Элегрәк ир исерек хәлдә руль артына утырган өчен хөкем ителгән булган.
Суд аны 3 ел 6 айга транспорт чараларына идарә итүгә бәйле эшчәнлек белән шөгыльләнү хокукыннан мәхрүм итеп, 2 елга гомум режимлы холык төзәтү колониясенә озатты. Транспорт чарасы суд тарафыннан дәүләт кеременә конфискацияләнгән.