Бүләкләү Уфа шәһәрендә 2026 елның гыйнвар-февраль айларында үткәреләчәк. Еллык эшчәнлеккә йомгак ясау һәм киләсе елга планнар билгеләү, актив эшчәнлек алып барган бүлекчәләрнең тәҗрибәсен өйрәнү белән беррәттән, төрле номинацияләр буенча бүләкләү тантанасы да узачак.
Шулай, татар проектларын һәм башлангычларын тормышка ашыруга матди ярдәм күрсәтүчеләр – “Ел меценаты” номинациясендә, укучыларны татар телендәге олимпиадаларга һәм конкурсларга әзерләүче, укытуда яңа инновацион методикалар кулланучы һәм күпьеллык хезмәт стажына ия туган тел укытучылары “Мәгариф” номинациясендә бүләкләнәчәк. “Мәдәният” номинациясендә төрле конкурсларда җиңү яулаучылар, күләмле мәдәни чаралар оештыручыларның исемнәре яңгыраячак. “Яшьләр хәрәкәте” – үсеп килүче буын проектларында актив катнашучылар, шул исәптән, татар форумнары һәм чаралары оештыручыларны ачыклаячак. “Дин һәм йолалар” номинациясендә милли йолаларыбызны саклауда иҗтимагый оешмалар белән дини учреждениеләрнең мөнәсәбәтләрен ныгытуга өлеш кертүчеләр билгеләнәчәк. Башкортстан татарларының тормышын, шулай ук эшчәнлеген яктыртып баручы журналистлар, блогерлар, киңкүләм мәгълүмат чаралары һәм авторлар да бүләкләнәчәк. Шулай ук, төрле башлангычлар һәм күркәм татар проектлары тормышка ашырылган район хакимиятләре һәм урындагы бүлекчәләр дә “Иң актив район (шәһәр)” номинациясендә билгеләнәчәк.
Оештыру комитеты билгеләвенчә, номинацияләр моның белән генә чикләнми, алар килгән заявкаларны тикшергәннән соң тагын да арттырылырга мөмкин. Шуңа күрә, әгәр сез татар хәрәкәтендә актив катнашасыз икән, бу проектка кушылып, үзегезне күрсәтә аласыз.
Җиңүчеләрне медальләр, дипломнар һәм акчалата премияләр белән бүләкләү каралган. Заявкаларны kongresstatarrb@gmail.com электрон почтасына җибәрергә кирәк.
Бүген әлеге конкурска килгән заявкаларның бер өлеше белән таныштырабыз.
“Ел меценаты” номинациясе:
Бәдретдинов Җәмил Ринат улы (Туймазы районы);
Зарипова Гәүһәрия Агмал кызы (Борай районы).
“Мәгариф” номинациясе:
Нурисламова Зинфира Гаднән кызы (Туймазы районы);
Сәйфуллина Гөлнар Хәсән кызы (Федоровка районы);
Хаматов Илдар Дамир улы (Туймазы районы).
“Мәдәният” номинациясе:
Яхина Гөлназ Фәнүс кызы (Әлшәй районы);
Мөхәммәдиева Динә Рәис кызы (Әлшәй районы);
Муллагалиева Светлана Гомәр кызы (Әлшәй районы);
Корбанова Айгөл Әбүзәр кызы (Туймазы районы);
Мортазина Нурания Нәбиулла кызы (Федоровка районы);
Усманов Җәүдәт Авганур улы (Күмертау шәһәре);
Шәрипова Флёра Габдулхай кызы (Уфа шәһәре).
“Актив җәмәгать эшлеклесе” номинациясе:
Усманова Рафига Карам кызы (Борай районы).
“Яшьләр хәрәкәте” номинациясе:
Джолдошева Айгөл Рәшит кызы (Туймазы районы).
“Тарих” номинациясе:
Дашкин Флүр Гади улы (Федоровка районы).
“СВОга ярдәм” номинациясе:
Зиннәтуллина Фирдина Наис кызы (Благовар районы);
Каюмова Әминә Зөлфәт кызы (Миякә районы).
Сездән заявкалар көтеп калабыз!