Бүгенге тормышыбыз бик җитеш һәм матур. Яшәр өчен уңайлыклар күп, эш урыннарында авыр хезмәтне җиңеләйтү өчен бик күп чаралар күрелә. Әмма замана балалары эшне бик яратып бармый, ялкаураклар. Әллә шул уңайлыклар аларны ялкауга әйләндерәме соң? Өлкән яшьтәгеләр белән очрашканда да оныклар, туруннар һәрберсе үз телефонында утыра, аз аралашалар, һәрвакыт “скучно” дип, ниндидер күңел ачу көтәләр диләр. Безнең буын эшләп үсте, авыр булса да, кулыбыз эш белгәч, безгә тормыш көтү авыр булмады. Ә безнең әтиләр, дәү әтиләргә тагы да авырракка туры килгән. Әтиемне хәтта укырга да алмый йөдәткәннәр. Әмма алар “скучно” дип, кемдер аларның күңелен ачканны көтеп утырмаган, ә үз язмышын үзләре корган, киләчәк уңышының нигезен булдырган, ил язмышын үз кызыксынуыннан өстен куйган. Шуңа да илебез алга барган, көчле булган һәм барлык авырлыкны, шул исәптән Бөек Ватан сугышында җиңеп чыккан!
Минем бүген әтиемнең язмышы турында бәян итәсем килә, бу буын кешеләре Ватан өчен, ил өчен яшәгән, бүгенге чор кешеләренә шул күмәклек, уртак максатлар җитми кебек.
Минем әтием Александр 1916 елның 3 июнендә Кувакино авылында (ул чакта Калегино волосте) Александра һәм Петр Кирилловларның күпбалалы гаиләсендә туган. Җиде баладан икенчесе булган ул. Балалар кече яшьтән үк эшкә өйрәнеп үскән, әти-әниләренә һәрчак булышкан. Күп итеп мал-туар асраганнар, атлар тотканнар. Абыйсы Вася белән әтием ямщик булганнар, Калегинога почта йөрткәннәр.
Коллективлаштыру башлангач, Петр Кирилловның гаиләсен, кулак дип, Себергә сөрергә теләгәннәр. Гаилә башлыгын кулга алганнар һәм район үзәгенә җибәргәннәр. Бераз вакыттан соң аның үлүе турында хәбәр иткәннәр. Ни сәбәпле үлүен әйтмәгәннәр, картәтиемә ул вакытта нибары 39 яшь булган. Шулай итеп, гаилә башлыксыз калган, дөнья көтүнең барлык авырлыгы әни кешегә һәм өлкән балаларга төшкән. Дәү әнием Александра Николаевна сынып төшмәгән, балаларын үстерүгә барлык көчен салган, аларны белемле иткән. Ә бит әтиләре үлгәндә иң кече балага ике яшь кенә булган!
Кулак баласы буларак, әтиемә үз районында укырга ярамаган, шуңа күрә ул Кәлтәй мәктәбендә укыган, туганнарында яшәгән. Мәктәптән соң ул Сарапул урман техникумына укырга киткән, ләкин, акча җитмәгәнлектән, кире кайткан. Ни генә булса да, укуга омтылышы юкка чыкмаган аның, мари педучилищесына укырга керергә булган. Кулак улы буларак, аны анда да кабул итмәгәннәр, ләкин имтиханнарны экстерн тапшырырга рөхсәт иткәннәр. Педучилищены ул “бишле”ләргә генә тәмамлаган, башта Арлан мәктәбендә – вожатый, аннары Енактай башлангыч һәм Такыя мәктәпләрендә директор булып эшләгән.
1942 елның 11 апрелендә Александр Кирилловны Кызыл Армия сафларына алганнар һәм хәрби фельдшерлыкка укырга җибәргәннәр. Анда солдатларны көн саен алтышар дәрес укытканнар, ә укулардан соң төрле эшләргә җәлеп иткәннәр, Шакша станциясендә бәрәңге утыртканнар. Хәрби госпитальләрдә практика үткәннәр: яралыларны бәйләгәннәр, операцияләр ясауда катнашканнар.
Алты ай укыганнан соң егетләргә медицина хезмәтенең кече лейтенанты званиесе бирелгән. 150 кешене Мәскәүгә, Баш санитар идарәсенә, аннары Коломна шәһәрендәге Мәскәү уку артиллерия үзәгенә җибәргәннәр.
Фронтка әтием иптәшләре белән бергә 1943 елда киткән, Курск-Орел дугасына эләккән. Анда каты сугышлар барган. Яралылар бик күп булган, әтием аларга беренче ярдәм күрсәткән. Әтием 1нче һәм 2нче Балтыйк буе, 2нче һәм 3нче Белоруссия фронтларында сугышкан, орден һәм медальләр белән бүләкләнгән. 1944 елның 18 апрелендә әтием Кызыл Йолдыз ордены белән бүләкләнгән. Бүләкләү кәгазендә менә нәрсәләр язылган. “...Кече лейтенант Кириллов А.П., дивизионның хәрби фельдшеры буларак, 45 кызылармеец һәм офицерга медицина ярдәме күрсәтеп, сугышчыларның гомерен саклап калды.
1944 елның 31 гыйнварында Медведево янында дошман оборонасын өзгәндә сугыш кырында өч разведчикка медицина ярдәме күрсәтте һәм дошман уты астында авыр яраланган бер сугышчыны тылга алып чыкты.
1944 елның 11 апрелендә артиллерия уты астында, үзе яралануга карамастан, сугыш кырында командирга һәм өч разведчикка медицина ярдәме күрсәтте. Авыр яраланган разведчикны алдагы күзәтү пунктыннан үзе алып чыкты.
1944 елның 6 апреленнән 9 апреленә кадәр Печане, Теличкино янында иптәш Кириллов сигез яралы кызылармеецка һәм дүрт офицерга медицина ярдәме күрсәтте. Шулай ук, укчылар подразделениесенең өч офицерына булышты.
Иптәш Кириллов хөкүмәт бүләгенә – Кызыл Йолдыз орденына лаек. 1619нчы гвардия җиңел артиллерия полкы командиры, полковник Кузьмин.
1944 елның 13 апреле”.
Бу юлларны укыганда бик дулкынландыра, яу кырында ниләр булганының уннан бер өлеше дә билгеле түгел шул безгә.
Сугышлар дәвам иткән, югалтулар да булган, ләкин кызылармеецларның рухы төшмәгән, фашистларны кууларын дәвам иткәннәр.
Икенче бүләкләү кәгазендә болай дип язылган:
“Медицина хезмәте лейтенанты Кириллов А. П. 1945 елның 18 гыйнварында дошманның көчле автомат уты астында биш сугышчыга һәм ике офицерга ярдәм күрсәтте һәм аларны сугыш кырыннан алып чыкты...
1945 елның 22 гыйнварында лейтенант Кириллов янган йорттан яраланган танкистны алып чыкты. 1945 елның 18 гыйнварыннан 24 гыйнварына кадәр Наперкент, Пройсыше-Холлянд якларындагы сугыш хәрәкәтләре чорында ул яраланган 25 сугышчыга һәм офицерга вакытында ярдәм күрсәтте һәм аларны госпитальгә озатты. Хөкүмәт бүләге – II дәрәҗә Ватан сугышы орденына лаек.
Командир вазыйфасын башкаручы майор Данилин.
1945 елның 25 гыйнвары”.
Әтием I дәрәҗә Ватан сугышы орденына да лаек булган. 1945 елның июнендә “Кёнигсбергны алган өчен”, Җиңү хөрмәтенә әтием, башка сугышчылар белән беррәттән, “1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Германияне җиңгән өчен” медальләре белән бүләкләнгән.
Җиңүдән соң лейтенант Александр Кириллов хезмәт иткән полк Польша аркылы Брестка, Пугачёво авылына әйләнеп кайткан. Анда бер ай торганнар: укулар үткәргәннәр, яралыларны караганнар. Аннары полкны Ковалёво шәһәренә күчергәннәр.
Әтием 1946 елның декабрендә демобилизацияләнгән. Өйдә аны әнисе, сеңелләре, абыйсы көткән була.
Өйгә кайткач, ул иң тыныч
хезмәткә – балалар укытуга алына: 1947 елның сентябрендә Александр Кирилловны Мүзәк җидееллык мәктәбенә директор итеп билгелиләр. Анда ул педучилищены тәмамлаганнан соң башлангыч сыйныфлар укытучысы булып эшләүче Елизавета Япиева белән таныша. 1949 елның февралендә Александр Петрович белән Елизавета Ивановна өйләнешәләр. Өч балага гомер бүләк итә алар. Өч бала арасыннан укытучылар династиясен мин дәвам иттем, педагогиядә стажым – 39 ел.
Аннары әти читтән торып Сарапул укытучылар институтында математика һәм физика факультетына укырга керә, югары сыйныфларда алгебра һәм геометрия укыта.
Мәктәп бинасы 1936 елда әниемнең әтисе Иван Япиев тарафыннан төзелгән була. Анда биш кабинет, укытучылар бүлмәсе һәм техничка яшәгән аш бүлмәсе бар иде. 1962 елдан мәктәп сигезьеллыкка әйләндерелгәч, сыйныф бүлмәләре җитми башлый, тагын бер бина төзергә кирәк була.
1964 елда Александр Кириллов җитәкчелегендә дүрт сыйныф бүлмәсенә, укытучылар бүлмәсе һәм физика кабинетына исәпләнгән яңа бина төзелә. Миңа яңа бинада бер ел гына уку – 9нчы сыйныфны тәмамлау бәхете тиде. Мин бу мәктәпнең әтием тырышлыгы белән төзелүенә бик горур идем. Шул вакыттан башлап мәктәптә бер сменада укый башладылар, монысы да авыл өчен зур куаныч булды.
1947 елдан башлап лаеклы ялга чыкканчы әти Мүзәк мәктәбендә эшләде, намуслы, тырыш хезмәте өчен медальләр, грамоталар белән бүләкләнде. Ул хөрмәтле кеше иде, 80 ел гомерен лаеклы яшәде. Ул һәрвакыт Укытучы булып калды, безгә һәрвакыт Туган илне сөяргә, кешеләргә яхшылык кылырга, югалып калмаска, төшенкелеккә бирелмәскә кирәклеге турында сабак бирде.
Шулай ук, ул гомеренең азаккы көненә кадәр Солдат булды: Ватан язмышы өчен борчылды, сәяси вакыйгаларны күзәтте. Илне якларга кирәксә, ул сиксән яшендә дә рухи яктан моңа әзер иде. Без, балалары, оныклары, туруннары, аның белән горурланабыз, васыятьләрен истә тотабыз һәм аларны үтәргә тырышабыз.
Надежда Кириллова.
Краснокама районы.