+2 °С
Болытлы
VKOKTelegramMaxБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Яңалыклар
22 декабрь 2025, 10:40

Иң зур байлыгыгызны саклагыз!

15-21 декабрьдә Русия Сәламәтлек саклау министрлыгы "Сәламәтлеккә җаваплы мөнәсәбәт атналыгы" уздыруны игълан итте.  

Иң зур байлыгыгызны саклагыз!
Иң зур байлыгыгызны саклагыз!

Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы сәламәтлеккә җаваплы мөнәсәбәтне аерым затларның, гаиләләрнең һәм даирәләрнең сәламәтлекне ныгыту, авыруларны кисәтү, сәламәтлекне саклау һәм авыруларны һәм инвалидлыкны медицина учреждениесе ярдәмендә, я мөстәкыйль хәл итү сәләте дип билгели.

Сәламәтлеккә җаваплы мөнәсәбәтне түбәндәгеләр үз эченә ала:
1. Сәламәт яшәү рәвешен саклау;
2. Үз сәламәтлегеңне мониторинглау;
3. Продукцияне сәламәтлек турында мөстәкыйль кайгырту өчен җаваплы куллану, дару препаратларын дөрес саклау һәм куллану.

Үз сәламәтлегеңә җаваплы карау тормыш сыйфатын яхшыртырга гына түгел, гомер озынлыгын арттырырга да ярдәм итәчәк.

Бу атнаның максаты — сәламәт яшәү рәвеше мәсьәләләре буенча мөрәҗәгать итүне арттыру, гражданнарны профилактик тикшеренүләр һәм диспансерлаулар санын арттыру.

 

Автор: Ләйсән Якупова
Читайте нас