+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Яңалыклар
22 декабрь 2025, 13:00

Көчле илне көчле гаиләләр үстерә

Бүген Башкорт дәүләт опера һәм балет театры мәйданчыгында Күпбалалы гаилә көненә багышланган тантаналы чара узды. Бәйрәм 21 декабрьдә билгеләп үтелә.

Көчле илне көчле гаиләләр үстерәКөчле илне көчле гаиләләр үстерә
Көчле илне көчле гаиләләр үстерә

Күпбалалы гаиләләрнең җәмгыятьтәге ролен ассызыклау һәм өч һәм аннан да күбрәк бала тәрбияләүче ата-аналарга хөрмәт белдерү өчен оештырылган яңа дәүләт бәйрәме узган елда дәүләт башлыгы Владимир Путин указы белән гамәлгә куелган иде.

Тантаналы чара кысаларында Уфада «Ел гаиләсе» Бөтенрусия конкурсының унынчы юбилей конкурсында җиңүче гаиләләрне һәм катнашучыларны бүләкләү булды. Аны Русия Хезмәт министрлыгы һәм Авыр тормыш хәлендә калган балаларга ярдәм фонды оештыра.

Республикада төбәк этабын уздыру өчен оештыру комитеты төзелде. Аның составына төп министрлыклар һәм иҗтимагый оешмалар вәкилләре кергән. Традицион номинацияләргә – "Күпбалалы гаилә", "Авыл гаиләсе", "Алтын гаилә", "Гаилә — традицияләрне саклаучы", "Ватанны саклаучылар гаиләсе" номинацияләре өстәлде. Шул ук вакытта Башкортстанда конкурсның популярлыгы бик тиз үсә. Быел 106 гариза бирелгән, бу, узган елдагы белән чагыштырганда, 63% ка күбрәк.

Бәйрәмчә чәй табынында гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау министры Ленара Иванова чарада катнашучыларга сәламләү сүзе белән мөрәҗәгать итте.

- 2018 елдан башлап без ел саен диярлек төрле конкурсларда җиңгән, үзләрен күрсәткән һәм башкалар өчен үрнәк булган гаиләләрне хөрмәтлибез, - дип билгеләде ул.

Үз чыгышында ведомство җитәкчесе кичә узган Владимир Путинның туры линиясен телгә алды, анда һәр баланың гаиләдәге әһәмияте турында мәгълүмат яңгырады.

Чара кысаларында мәртәбәле кунаклар һәр гаилә конкурс өчен әзерләгән күңелгә үтеп керерлек видеороликлар белән таныштылар. Уфадан Андрющенколар гаиләсе республиканың чын горурлыгы булды, алар — «Ел гаиләсе-2025» Бөтенрусия конкурсының төбәк этабында гына түгел, федераль этабында да «Күпбалалы гаилә» номинациясендә җиңүчеләр.

Зилә Раил кызы һәм Ярослав Владимировичның гаилә тарихы Башкорт дәүләт университетында башлана. 2004 елда Ярослав бала туу темасына фәнни диссертация яклый, һәм ир белән хатын, иң яхшы белем — практикада кулланылганы, дигән карарга киләләр. Бүген гаиләдә биш бала үсә. Биредә һәр бала яхшы укуын музыка, спорт һәм рәсем сәнгате белән бергә алып бара.

Әти-әниләре - төп остазлар: элек «Ирәндек» ансамбле солисты булган Зилә Раил кызы балаларга хореографиядә булыша, ә Ярослав Владимирович, сәнгать һәм музыка белеме алып, балаларны скульптурага һәм фортепианода уйнарга өйрәтә.

Әмма бүген Андрющенколар гаиләсе - ул әле югары патриотизм үрнәге дә. 2023 елның ноябреннән гаилә башлыгы, өлкән лейтенант һәм десант взводы командиры, СВО зонасында Ватанны саклый. Батырлыгы өчен ул Суворов медале һәм «Отцовская доблесть» бүләге белән билгеләнде. Аның хатыны, гаиләне саклаучы буларак, «Ана даны» медале белән бүләкләнде.

Республиканың тагын бер горурлыгы - Чакмагыш районыннан Исхаковлар гаиләсе. «Ел гаиләсе-2025» Бөтенрусия конкурсының республика этабында җиңеп, алар авыл тормышының заманча, дәрәҗәле һәм гармонияле булуын исбатлады. Урал Гаяз улы һәм аның хатыны Зөлфия Рафаэль кызы 30 ел элек башланган фермерлар династиясе эшен дәвам итәләр. 2014 елда хуҗалык җитәкчесе булып, Урал Гаяз улы әтисе күңеленә салган җиргә сакчыл мөнәсәбәт традицияләрен саклап калган.

Бүләкләү тантанасыннан соң чарада катнашучылар "Щелкунчик» балетын карады.

- Гаиләләр белән әлеге форматта берничә ел рәттән очрашабыз. Биредә төрле конкурсларда җиңүче гаиләләр җыелган. Алар башка гаиләләргә дә үрнәк булып тора. Сез балаларыгызга чиксез мәхәббәт белән яшисез. Һәр бала туган саен ата-аналар бу балага кадәр ничек яшәдек икән, дип уйладаныр. Чөнки һәр бала гаиләгә зур бәхет алып килә. Сезнең балаларыгыз белән чиксез горурлануыгыз сизелә. Сез - республиканың иң мөһим кешеләре.
Без сезне якынлашып килүче Яңа ел бәйрәме белән чын куңелдән котлыйбыз һәм арытаба да гаиләләрегезгә иминлек телибез, - диде Ленара Иванова.

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас