+2 °С
Болытлы
VKOKTelegramMaxБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Яңалыклар
22 декабрь 2025, 17:54

Сербиядә башкорт балына ихтыяҗ бар

"Россельхознадзор"ның Башкортстан буенча идарәсе 10 декабрьдә Уфадан экспортлаучы предприятие тарафыннан Сербиягә озату өчен әзерләнгән 20,3 тонна табигый балны тикшерде.

Сербиядә башкорт балына ихтыяҗ бар
Сербиядә башкорт балына ихтыяҗ бар

Бал партиясе бу ел башыннан Башкортстаннан Балканга җибәрелгән өченче партия булды. Сербиягә сатылган балның гомум авырлыгы 81,2 тонна тәшкил иткән.

Уфа предприятиесе экспорт сертификациясен узган һәм «Цербер»ФГИС экспортерлар реестрына кертелгән. Башкорт балы билгеләнгән урынга кадәр Евросоюз илләре аша транзит автотранспорт белән барачак.

"Экспорт алдыннан бал лаборатор сынауларны тулы күләмдә узды һәм импортер ил таләпләренә туры килә. Продукция партиясенә „Ecert“ системасында 5G экспорт ветеринария сертификаты бирелде», — диделәр ведомствода.

Фото: bashinform.ru

Автор: Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас