+2 °С
Болытлы
VKOKTelegramMaxБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Яңалыклар
22 декабрь 2025, 17:56

"Владимир Путин СВОда катнашучылар белән көн саен очраша"

Моның турында Президентның матбугат секретаре Дмитрий Песков әйтте.

"Владимир Путин СВОда катнашучылар белән көн саен очраша"
"Владимир Путин СВОда катнашучылар белән көн саен очраша"

Русия Президенты Владимир Путин көн саен хәрби операциядә катнашучылар белән очрашулар уздыра, дип белдерде Президентның матбугат секретаре Дмитрий Песков, дип хәбәр итә «РИА Новости».

Ноябрьдә Путин «Көнбатыш» төркеменең команда пунктларының берсендә булды. Президент Генштаб, Баш оператив идарә башлыклары, «Көнбатыш» һәм «Көньяк» группировкалары командующийлары белән киңәшмә үткәрде һәм төрле юнәлешләрдәге вәзгыять турындагы докладларны тыңлады.

Киңәшмә барышында Генштаб башлыгы Валерий Герасимов белдергәнчә, Русия гаскәрләре Купянскны контрольгә алган.

Фото: rbc.ru

Автор: Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас