Бүләкләү Башкортстан Конституциясе көненә багышланды, лауреатларга бүләкләрне Башкортстан Башлыгы Хакимияте җитәкчесе вазыйфасын башкаручы Искәндәр Әхмәтвәлиев тапшырды.
Шәехзадә Бабич премиясенә Дамир Таипов - "вокал сәнгате өлкәсендә югары һөнәри казанышлары һәм башкорт музыкасын пропагандалаганы өчен"; Заһидә Мусина белән Рәзинә Урманшина - «Кемель Токаевның «Серле эз» китабын әдәби тәрҗемә иткән һәм хәзерге милли проза үсешенә керткән өлеш өчен»; Хәбир Аралбаев «Өч туган" хореографик картинасында солист буларак башкорт халык-сәхнә биюе өлкәсендәге эше һәм Башкортстан Республикасының мәдәни мирасы буларак, башкорт хореография сәнгатен алга җибәргәне өчен» лаек булдылар.
Һәдия Дәүләтшина исемендәге дәүләт премиясе Ниязбай Сәлимовка балалар өчен иҗат ителгән «Бәхетле төбәк» китабы өчен бирелде.
"Премияләр лауреатларын котлыйм. Аларның һәркайсы республикабызда иҗат үсешенә зур өлеш кертте. Ышанам, лауреатларны алда яңа җиңүләр һәм казанышлар көтә", - дип билгеләп үтте Башкортстанның яшьләр сәясәте министры Вито Сабиров.
Фото: bashinform.ru