Башкортстан Республикасы Хөкүмәте Премьер-министры урынбасары, Башкортстан Республикасы Хөкүмәте Аппараты җитәкчесе Азамат Абдрахманов конкурста җиңүчеләрне һәм лауреатларны Рәхмәт хатлары һәм истәлекле сыннар белән бүләкләде.
- Коллегаларымны лаеклы бүләкләре белән котлыйм. Җиңүчеләребезгә федераль конкурс аренасында Башкортстанны лаеклы тәкъдим итүләрен һәм яңа җиңүләр алып килүләрен телим, - диде Азамат Абдрахманов.
Конкурс республика халкына «Бердәм тәрәзә» принцибы буенча хезмәт күрсәтүнең сыйфатын күтәрү, МФЦ офислары эшен оештыруның һәм аларны таратуда ярдәм итүнең иң яхшы тәҗрибәләрен ачыклау, «Минем документлар» республика үзәкләре эшчәнлегенең нәтиҗәлелеген арттыру өчен стимуллаштыручы шартлар тудыру, шулай ук аларның белгечләре эшенең абруен күтәрү максатларында үткәрелә.
"Иң яхшы күпфункцияле үзәк" номинацияләрендә җиңүчеләр дип танылдылар:
Малаяз авылындагы бүлекчә;
Кырмыскалы авылындагы бүлекчә;
Ишембай шәһәрендәге МФЦ филиалы.
Фото: pravitelstvorb.ru