+2 °С
Болытлы
VKOKTelegramMaxБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Яңалыклар
28 декабрь 2025, 11:21

Юл һәлакәтендә 4 кешене югалттык

Соңгы көннәрдә дүртәр кешенең гомерен өзгән өченче авария кайда булган?

Юл һәлакәтендә 4 кешене югалттык
Юл һәлакәтендә 4 кешене югалттык

Тәтешле районында Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре дүрт кеше һәлак булган юл-транспорт һәлакәте урынында эшли. Бу хакта Башкортстанның баш дәүләт автоинспекторы Владимир Севастьянов хәбәр итте.

Алдан билгеле булганча, бүген төнге сәгать өчләр тирәсендә Борай - Иске Балтач - Куеда автомобиль юлының 88нче чакрымында "Лада Гранта" һәм "ГАЗель" бәрелешкәннәр.

Көчле бәрелүдән "Лада Гранта" водителе һәм аның өч пассажиры шул урында һәлак булганнар. "ГАЗель" шоферын һәм пассажирын төрле җәрәхәтләр белән дәваханәгә китергәннәр.

Фото: "Башинформ"

Автор: Резида Валитова
Читайте нас