Мәкальләр
Ир-егетнең йөрәгендә иярләнгән ат ятар.
Ат җигелеп, кеше бөгелеп эшли.
Ат – ашаган җиренә, ир туган иленә тартыр.
Тәртә арасындагы атны тыңлатуы җиңел.
Ат – тауда, егет яуда сынала.
Ат яхшысы тездән билгеле, егет яхшысы сүздән билгеле.
Атның даны егет кулында, егетнең даны үз кулында.
Ат — дагасыз, батыр ярасыз булмый.
Күренмәс түмгәк ат өркетә.
Ат өйрәнмим ди дә, авызлык өйрәтә.
Сабыйга ат та — ат, таяк та — ат.
Ат азгыны тайга иярә.
Ат алсаң — тешен кара, дус булсаң — эшен кара.
Ат дагалаганда бака ботын кыстырган, ди.
Ат кешнәшеп, адәм сөйләшеп таныша.
Ат күрке — ял, егет күрке — мал.
Ат яхшысы — арканда, начарлары — тарханда.
Аргамак алын бирмәс.
Чабыш аты чапмый түзә алмый.
Чабышкыны камчы чаптырмый, көнчеллек чаптыра.
Ялгыз чапкан ат йөгерек.
Яхшы ат бәйгедә үләр.
Фактлар
* Атлар кешеләрне озак елларга истә калдыра. Бик озак аерылышканнан соң да ат кайчандыр элемтәгә кергән кешене таный ала.
* Атлар кайбер төсләрне аера белә. Күзләре кешенеке кебек ачык булмаса да, алар зәңгәр, яшел һәм сары төсләрне күрергә сәләтле, ләкин кызыл төсмерләр башкача кабул ителә.
* Кешедән аермалы буларак, ат борын аша гына сулый ала.
* Һәр атның үз холкы бар. Кайберләре – шаян һәм кызыксынучан, икенчеләре – сак һәм ышанмаучан. Аларның үз-үзен тотышы токымга гына түгел, кешеләр белән аралашу тәҗрибәсенә дә бәйле.
* Аларның колаклары бер-берсеннән бәйсез рәвештә хәрәкәт итә ала. Һәр колак 180 градуска борыла, бу төрле яктан тавышларны тотарга ярдәм итә.
* Атлар бер-берсен юата ала. Бер ат нервланса, икенчесе, аны тынычландырыр өчен борыны белән йомшак кына кагылырга мөмкин.
* Атлар чын дус була белә. Алар үзара тыгыз элемтә урнаштыра һәм хәтта дустыннан аерылган очракта сагынырга да мөмкин.
* Атлар бик чиста. Алар бозылган азыкны ашамый һәм коры урында ял итүне өстен күрә.
* Колын туганнан соң бер сәгатьтән аякка баса ала. Табигать аның тиз йөрергә өйрәнүен кайгырткан, чөнки кыргый табигатьтә аларга ерткычлардан кача белү мөһим.
* Ат 25-30 ел яши. Кайбер яхшы каралган атлар 40 яшькә кадәр дә яши ала.
Шахта атлары
XIX гасыр урталарыннан шахтада атлар көчен куллана башлыйлар. Алар кояш яктысын күреп, саф һава сулап, яшел болыннарда уйнап йөрми. Алар дөньядан аерылган һәм җир астында тулы караңгылыкта яшәргә мәҗбүр булган. Шуның аркасында тиз сукырайганнар һәм үзләренең сиземләве һәм ат куучыларның командалары ярдәмендә генә юнәлеш алган.
Бу атлар караңгыда туа, эшли, шунда ук үлә. Аларның эше бик авыр була. Шундый бер ат ялгызы иң авыр 8 күмер вагонеткасын ташый ала торган булган.
Мондый шартларда да хайваннарның үз-үзен хөрмәт итү тойгысы югалмаган. Алар, башка эшчеләр кебек үк, үз хокукларын белгән. Мәсәлән, атлар, тавышына карап, күпме вагон тагып куйганнарын тойган, артыгын сизсә, урыныннан кузгалудан баш тарткан!
Өстәвенә, атлар вакытны бик яхшы белә икән. Эш көненең кайчан бетәсен дә бик яхшы сизеп торганнар. Әгәр үзләрен эшләтмәкче булсалар, мичәүне өзеп, караңгыда юлны ялгышмыйча, рельслар буйлап ат абзарына таба чапкан!
Шахтада атларның авыр хезмәте 1972 елга кадәр дәвам итә. Аларга алмашка техника килә.
Атларның һәм кешеләрнең җир астында бергә эшләгән авыр хезмәте истәлегенә “Красная горка” музей-тыюлыгы территориясендә “Коногон” дип аталган скульптура композициясе урнаштырылган.
Елкыңа ничә яшь?
Колын — 1 яшькә кадәр ат.
Тай, кырыкмыш — икенче яшьтәге ат.
Конаҗын — өченче яшьтәге ат.
Дүнән — дүртенче яшьтәге ат.
Тай-тулак – яшь елкы малы.
Бия — үсеп җиткән (4 яшьтән узган) ана ат.
Байтал — колынламаган бия.
Айгыр — үсеп җиткән (4 яшьтән узган) печтерелмәгән ат.
Алаша — печтерелгән ат.
Төрләре
Олау атлары — авыр йөкләр ташый торган атлар.
Җигем атлары — җигелә торган атлар.
Юртак атлар — елдам юртаклауга тумыштан сәләтле атлар.
Менге атлар — менеп йөри торган атлар.
Йөк атлары — аркасында йөк йөртә торган атлар.
Мифологиядә канатлы ат (дөлдөл) – пегас (поэзия символы).
Төсләре: ак, акбүз, алмачуар, болан, бурлы, бүз, бүртә (саргылт-ак), җирән, кан җирән, калтар, кара, туры, җирән, кир яки кире – борын очлары, аяклары сары төстә булган туры (көрән, җирән) ат, коба, коба кызыл, коба туры, кола, коңгыр, көрән, күк, күк-ала, күк-җирән, кыяр-чуар, сары, тимеркүк, таргыл, тәңкә-чуар, чагыр, чал, чалка, чуар, чел, чөлкәр, җара һәм башкалар – барысы утыздан артык. Бу атамаларның кайберләре урыс теленә дә кергән (буланый, каурый, чалый, чубарый).
Дүрт аяклы батырлар
Бөек Ватан сугышының башыннан ахырына кадәр атлар яу кырында булган. Рәсми мәгълүматлар буенча, гаскәрләрдә атларның саны 1,9 миллион баш булган. Кайбер мәгълүматлар буенча, 3 миллион ат мобилизацияләнгән. Шуларның миллионга якыны һәлак булган.
Икенче Бөтендөнья сугышын “моторлар сугышы” дип атасалар да, ат көченнән башка булмаган. Ат белән снарядлар ташыганнар, яралыларны сугыш кырыннан ат белән алып киткәннәр, азык-төлекне атлар олаулары белән ташыганнар, ә солдатларны җигелгән атта китерелгән кыр кухнясында ашатканнар.
Юлсызлыкта техника тоткарланып калса да, атлар ярдәмгә килгән. Яралы атларны дәвалаганнар һәм алар, терелеп, сугыштагы авыр эшкә кире кайткан. Атлар сугышчан иптәш тә булган.
Тупланманы Резеда НУРТДИНОВА һәм Элина ФӘйзулина әзерләделәр.
Фотолар Интернет челтәреннән.