

Мәчетле районының Яңа Мөслим авылында күпфункцияле мәдәният йортында беренче тантаналы чара узды.
900 квадрат метр мәйданлы мәдәният йортында халыкның иҗади, мәдәни үсеше өчен барлык кирәкле шартлар булдырылган. Биредә 150 урынлык иркен тамаша, шулай ук хореография һәм күргәзмәләр заллары, китапханә, түгәрәкләр өчен иҗади студияләр урнашкан.
Тантаналы чарага Башкортстан мәдәният министры Әминә Шәфыйкова, Мәчетле районы хакимияте башлыгы Әнис Әсәдуллин, Олы Ыктамак авылы биләмәсе башлыгы Зөлфия Гыйльманшина килделәр.
Бәйрәм халык йоласы буенча башланды — кунакларны җырлап, ипи‑тоз һәм чәк-чәк белән каршы алдылар. Аннары мөдир Эльвира Җиһаншина мәдәният йорты буйлап экскурсия уздырды, декоратив‑гамәли сәнгать күргәзмәсе белән таныштырды, анда халык осталарының иң яхшы эшләре тәкъдим ителде.
Фото: Мәчетле районы хакимиятеннән.