+2 °С
Болытлы
VKOKTelegramMaxБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Яңалыклар
12 гыйнвар , 15:14

"Сине ашарга ярата диделәр..."

Бу көннәрдә татар эстрадасы җырчысы Илсөя Бәдретдиова Югары Яркәйдә концертларын куя. Аның концертына бер ир-егет шаккатыргыч бүләкләр алып килгән.

"Сине ашарга ярата диделәр..."
"Сине ашарга ярата диделәр..."

Бу хактагы видеоны җырчы Интернет челтәрендә бастырган.

"Мин концертка килгәнче, Интертта язылучылардан сорадым: сиңа нинди бүләк алып киергә, дип. Чәчәк яратмыйсың, диделәр. Ашарга ярата ул, шул шәп бүләк булыр, диделәр.

Шуңа күрә сиңа авыл сөт өстесе алып килдем. Бүген генә әни аертты. Монда тагын авыл сөте, минем автографым да бар. Безнең якта миллек диләр, сездә себерке бугай. Шуны да хөрмәт итеп алырсың, дип ышанам.

Безнең якта шундый матур концерт куйганыгыз өчен сезгә зур рәхмәт", - ди ир-егет.

"Кызыл таң"ның да МАХ мессенджерында рәсми каналы бар. Кушылыгыз!
Каналга кушылыр өчен сылтама буенча үтегез: max.ru

Автор: Ример Насретдинов
Читайте нас