Благовещен районында коточкыч юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, анда бер кеше һәлак булган.
Уфа – Яңавыл автоюлының 4нче чакрымында “Хендай Солярис” һәм “Мерседес Бенц” автомобильләре бәрелешкән.“Хендай Солярис” водителе, 39 яшьлек ир-ат, алган җәрәхәтләрдән медиклар килгәнче җан биргән. Икенче машинада 31 яшьлек водитель, аның хатыны һәм аларның җиде яшьлек баласы булган. Өчесе дә төрле җәрәхәтләр белән дәваханәгә китерелгән.
Учалыда бер ир-ат юл уртасында машинасына ут төрткән. Ул светофор алдында туктаган да, кулына аккумулятор алып, үзенең “ВАЗ-2112” машинасын җимерә башлаган. Аннары машинасына ут төрткән, янгын урынына полицейскийлар килгән, алар коткаручыларны чакырган.
Машина йөртүчене кем яисә нәрсә шулкадәр каты ярсытуы билгесез.
Иглин районында “Урал” автомобиль юлының 1503нче чакрымында зур йөк машинасы катнашлыгында авария булган. Беренчел мәгълү-матлар буенча, 45 яшьлек “Renault Duster” водителе каршы як полосага чыккан, анда “Scania” фурасы белән бәрелешкән, шуннан соң аларга “Toyota Land Cruiser” килеп бәрелгән.
Авариядә гаепле хатын медиклар килгәнче вакыйга урынында һәлак булган.
Нефтекаманың Трактовая урамында “Peugeot 307” автомобиле пассажирлар утырткан “НефАЗ” автобусына барып бәрелгән. Башкортстанның ДАИ мәгълүматы буенча, юл-транспорт һәлакәтендә “Пежо”ның 56 яшьлек пассажиры үлгән. Хэтчбек водителе җәрәхәтләр белән дәваханәгә озатылган. Җәмәгать транспортында беркем дә зыян күрмәгән.
“Аек водитель” операциясе кысаларында Чишмә районында Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре “Лада Гранта”ны туктаткан.
Документларны тикшергәндә 43 яшьлек хатын-кыз водительдә исереклек билгеләре ачыкланган. Аны идарәдән читләштергәннәр һәм алкотестерда тикшерү узарга, медицина учреждениесендә тикшерелергә тәкъдим иткәннәр. Ике процедурадан да машина йөртүче баш тарткан, кичә әнисе юбилеенда спиртлы эчемлекләр кулланганын әйткән.
Аңа карата административ материал төзелгән, ул транспорт чаралары белән идарә итү хокукыннан мәхрүм ителәчәк. Автомобильне махсус урынга урнаштырганнар.
Игътибар!
“Салган” килеш руль артында тоткарланганда, ел ярымнан алып ике елга кадәр машина йөртү таныклыгыннан мәхрүм ителү, 30 мең сум күләмендә административ штраф яный. Машина йөртү хокукыннан мәхрүм ителүче өч көн эчендә ЮХХДИ бүлегенә машина йөртү таныклыгын китереп бирергә яисә таныклыгын югалтканлыгы турында белешмә тапшырырга тиеш. Шулай булмаганда, җәза срогы тагын да озаерга мөмкин. Җәзаны үтәү таныклыкны тапшырган көннән исәпләнә. Закон буенча, исерткеч эчемлек кулланган хәлдә руль артына утырган машина йөртүче гаебе белән килеп чыккан юл-транспорт фаҗигасендә бер кеше үлсә, ул 2-7 елга ирегеннән мәхрүм ителә. Шулай ук аңа өч ел дәвамында кайбер вазыйфаларда эшләү һәм билгеле бер эшчәнлек белән шөгыльләнү тыела. Әгәр авариядә исерек машина йөртүче гаебе белән ике һәм аннан да күбрәк кеше үлсә, төрмәдә утыру вакыты 4 елдан алып 9 елга кадәр булырга мөмкин.
Резида ВӘЛИТОВА.