+28 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Яңалыклар
20 гыйнвар , 08:40

Уфада #ДОМА фестиваленә 2 меңнән артык студент киләчәк

Гыйнвар ахырында Уфа Русиянең башка төбәкләрендә укучы Башкортстан студентлары өчен төп мәйданчык булачак. 30 гыйнварда биредә #ДОМА масштаблы республика фестивале узачак, анда якынча 2500дән күбрәк кеше катнашачак.

Уфада #ДОМА фестиваленә 2 меңнән артык студент киләчәкУфада #ДОМА фестиваленә 2 меңнән артык студент киләчәк
Уфада #ДОМА фестиваленә 2 меңнән артык студент киләчәк

Башкортстанның яшьләр сәясәте министры Вито Сабиров сүзләренчә, анда республикадан чыккан, әмма башка шәһәрләрдә белем алучы студентлар һәм турыдан-туры республика вузларында укучылар катнаша ала. Төп максат - яшьләргә карьера һәм үз теләк-ниятләрен тормышка ашыру мөмкинлекләрен күрсәтү.

Фестиваль программасы ике блокка бүленгән: эшлекле өлеш (26-29 гыйнварда) - Евразия милли белем бирү үзәге студентлар кампусында сәнәгать, бизнес, агропромның уңышлы вәкилләре белән очрашулар һәм Көрәш сараенда бәйрәм (30 гыйнварда) узачак. Алдынгы предприятиеләрне, яшьләр оешмаларын тәкъдир итү һәм, әлбәттә, мәдәни программа планлаштырылган.

Төп сюрприз - популяр артистлар чыгышлары. Сәхнәдә хедлайнерлар Baby Ti (Арслан Тимиров), Dj Vita Samurai (Виталина Медведева) һәм Фогель (Роберт Черникин) чыгыш ясаячак. Фестивальне «Mega Dance» дуэты алып барачак.

Фото: mgazeta.com

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас