

Бүген, 21 гыйнвар иртәсендә, Уфа районында коточкыч юл-транспорт һәлакәте булган: "Ниссан" автомобиле белән йөк машинасы бәрелешкәннәр.
"Ниссан"ның ике пассажиры (1980 елгы хатын-кыз һәм 2016 елгы бала) машинада кысылып калган.
Коткаручылар аларны азат иткән һәм ашыгыч ярдәм табибларына тапшырган, дип хәбәр иттеләр Башкортстанның Гадәттән тыш хәл буенча дәүләт комитетында.
Фото: Башкортстан Хөкүмәте