

Экстремаль салкыннардан соң Башкортстанда һава торышы кинәт җылыначак. Көндез һава температурасы -5, -7 градуска кадәр күтәреләчәк.
«Фобос» үзәге мәгълүматлары буенча, бу пәнҗешәмбе, 29 гыйнварда булачак. Көндез -7 градус, төнлә -13 градус булачак. Кар явуы көтелә, дип фаразлана.
Февральнең беренче ункөнлегендә җылы һава торышы дәвам итәчәк. Аннары тагын салкын булачак. Әмма экстремаль түбән температуралар көтелми.
Температура көндез -16, -19 градуска кадәр генә төшәчәк.
Фото: Башинформ