

"Кызыл таң"ның да Telegram мессенджерында рәсми каналы бар. Кушылыгыз!
Каналга кушылыр өчен сылтама буенча үтегез: t.me/kiziltanufa
Аскын районының Күнгәк авылында төрле милләт вәкилләре тату һәм дус яши. Авыл халкының төп өлешен татарлар тәшкил итә (86 процент), якынча 13 проценты - башкортлар.
Авыл китапханәсе һәм мәктәбе татар халкының үзенчәлекле мәдәниятен саклау һәм үстерү юнәлешендә актив эш алып бара. Биредә эшләүчеләр авыл һәм муниципалитет дәрәҗәсендә оештырылган төрле җыелышларда, семинарларда, бәйрәмнәрдә, конкурсларда, концертларда даими катнаша.
Китапханәдә үткәрелүче чаралар аша укучылар һәм авыл халкы татар халкының гореф-гадәтләре, риваятьләре белән таныша. Биредә авылның көнкүреш һәм мәдәни ядкарьләре җыела, халык календарь-йола бәйрәмнәре үткәрелә, милли шагыйрьләр һәм язучылар иҗаты пропагандалана, күргәзмәләр оештырыла, альбомнар һәм тематик папкалар туплана.
Узган елда китапханәдә күпсанлы чаралар уздырылды. Алар арасыннан аерым игътибарга лаеклыларын билгеләп үтәсе килә.
21 февральдә билгеләнгән Халыкара туган тел көне уңаеннан китапханәдә «Туган телем — хәзинәм» әдәби бәйгесе үткәрелде. Бәйгедә Күнгәк урта мәктәбенең укучылары катнашты, ә аларның чыгышларын авылыбызның иң актив китап укучылары бәяләде. Әлеге бәйге укучыларның телләрне саклау мәсьәләсенә игътибарын арттыруга, мәкальләрне, әйтемнәрне, табышмакларны искә төшерүгә юнәлтелгән иде. Укучылар тапкырлыкта һәм зирәклектә көч сынашты. Жюри әгъзалары, формаль бәяләү белән генә чикләнмичә, конкурсантлар белән актив аралашты, киңәшләр бирде, тәҗрибә уртаклашты. Кичә халкыбызның гимнына әверелгән «Туган тел» җыры белән тәмамланды.
26 апрельдә татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукайның туган көне уңаеннан китапханәдә «Тукай — шигърият чишмәсе» дигән әдәби сәгать уздырылды. Чара барышында укучылар әдипнең тормыш юлы һәм иҗаты белән танышты. Алар Габдулла Тукайның өлкәннәргә дә, балаларга да бердәй кадерле шагыйрь булуын аңлады.
Яшь укучылар үзләрен чын артистлар итеп күрсәтте, язучының әсәрләрен сәхнәләштерүдә теләп катнашты. Чара барышында шагыйрь сүзләренә язылган җырлар башкарылды, «Без - бәхетле, без - шагыйрьле халык. Без - Тукайлы халык мәңгегә!» дип аталган китап күргәзмәсе оештырылды.
23 августта китапханәче тарафыннан татар язучысы һәм драматургы Туфан Миңнуллинның тууына 90 ел тулу уңаеннан туры эфир форматында чара оештырылды. Анда язучының тормыш һәм иҗат юлының төп этаплары яктыртылды, «Әлдермештән Әлмәндәр», «Монда тудык, монда үстек», «Ай булмаса, йолдыз бар», «Безнең авыл кешеләре», «Азат», «Кеше бул» кебек популяр әсәрләре белән таныштырды. Шулай ук «Татар халкының сөекле улы — Туфан Миңнуллин» китап күргәзмәсе оештырылды, анда язучының әсәрләре һәм иҗатына багышланган гәзит-журналлардан материаллар тәкъдим ителде.
Яшьләрнең ял вакытын оештыруның үзенчәлекле формаларының берсе «Аулак өй» традициясе булды. Бу гореф-гадәт Күнгәк авылында да тергезелде. Чарага 8–11нче сыйныф укучылары чакырылды. Мәктәп сыйныфы борынгы татар өе рәвешендә бизәлде. Укучылар татар халкының гореф-гадәтләре белән танышты, җырлар җырлады, төрле уеннар уйнады. «Яулык яшерү», «Йөзек салыш», «Түбәтәй», «Тәлинкәдәге тәңкәләрне табу» кебек уеннар аеруча кызыклы узды. Чараның төп максаты — укучыларны милли йолалар һәм бәйрәмнәр элементлары белән таныштыру, татар халкының гореф-гадәтләрен саклау. «Үткәнен белмәгән халыкның киләчәге юк», — дип юкка гына әйтмиләр бит.
Китапханә урындагы «Ядкарь» ансамбле дә белән тыгыз хезмәттәшлек итә. Аларның чыгышлары һәр чараның чын бизәге булып тора. Өченче ел рәттән китапханә каршында «Осталык серләре» дип аталган кул эшләре түгәрәге уңышлы эшләп килә. Биредә татар орнаменты белән мендәрләр, картиналар, калфаклар, түбәтәйләр, алъяпкычлар тегелә һәм чигелә.
Күнгәк мәктәбе татар мәдәниятенең барлык юнәлешләрен колачларга омтыла: әдәби укулардан алып - аш-су остаханәләренә кадәр, татар теле дәресләреннән - халык иҗаты күргәзмәләренә кадәр. Шуңа күрә "Милли кием көне", "Милли ризык" флешмобы кебек чаралар биредә һәрвакыт игътибар үзәгендә.
Узган ел "Ватанны саклаучылар елы" булу сәбәпле, мәктәптә патриотик тәрбиягә һәм тарихи хәтерне саклауга багышланган күпсанлы чаралар уздырылды. Район күләмендә үткәрелгән Җиңү парадында Күнгәк мәктәбе беренче урынны яулады. Җиңү көне алдыннан укучылар авыл биләмәсе башлыгы белән берлектә «Сугыш чоры балаларын өйләрендә котлау» һәм СВОда катнашучыларның гаилә әгъзаларын тәбрикләү акцияләрен үткәрде.
Махсус хәрби операция зонасына әледән-әле гуманитар йөк җыеп җибәрелә. Бердәмлек һәм тырышлык нәтиҗәсендә хәрбиләргә тепловизорлар, төнлә күрү приборлары, метеостанцияләр, «Мавик» коптеры, дизель генераторы, инструментлар, дарулар, төзелеш материаллары җибәрелде. 120 маскировка челтәре үрелде, 1300 окоп шәме ясалды. Бу эшләр — күнгәклеләрнең Җиңүгә керткән тоемлы өлеше.
Өлкән буын вәкилләренең шушы эшләрдә актив катнашуы аеруча соклану уята. Мәсәлән, 90 яшендә дә тормыш сөючән булып кала белгән Тәрҗемә әбекәй Шәйморатова сугышчылар өчен 12 пар йон оекбаш бәйләп тапшырды, аның һәр күзәнәгенә күңел һәм кул җылысы, изге һәм саклагыч догасы салынды.